Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:08

Димәшктә БМО күзәтүчеләре машинасына ут ачканнар


Дүшәмбе Сүриядә башкаласы Димәшктә химик корал куллану мөмкин дип шикләнелгән урынга юл алган БМО күзәтүчеләре утырган машинага мәргәннәр ут ачты.

Күзәтүчеләрнең берсенә дә зыян килмәгән. Әмма БМО вәкилләре зыян килгән машинаны алыштыру өчен кире кунакханәгә кайтырга мәҗбүр булган.

Аңа кадәр дүшәмбе Сүрия башкаласы Димәшктә БМО белгечләре урнашкан кунакханәгә мина аткычтан һөҗүм иткәннәр. Бу белгечләр Димәшктә химик корал куллану мөмкинлеген тикшерә.

Reuters хәбәр агентлыгы, Димәшктә яшәүчеләр сүзләренә таянып, шәһәр үзәгендәге Four Seasons кунакханәсе янында ике шартлау булганлыгын хәбәр итә.

Русия дәүләт мәгълүмат чаралары, шартлау вакытында өч кеше яраланган, дип хәбәр итә. Бу хәлнең артында “террорчылар” тора дип белдерелә. Сүрия дәүләт мәгълүмат агентлыгы SANA оппозициядәге Сүрия азатлык армиясе көрәшчеләрен әнә шулай дип атый.

Германия тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Гвидо Вестервелло, әгәр Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимының химик корал куллануы ачыкланса, дөнья җәмәгатьчелеге кичекмичә чаралар күрәчәк, бу кешелеккә каршы җинаять булып тора, дип белдерде.

Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг, бу мәсьәләдә БМО Иминлек шурасында бертавыштан карар булмыйча да, җавап чаралары күрү мөмкинлеген әйтә.

Төркия БМО карарыннан тыш та Әсад режимына каршы коалициягә кушылачагын белдерә.

Сүрия президенты, Көнбатышның илдә барган ватандашлар сугышында Бәшәр Әсад гаскәрләре химик корал кулланган дип гаепләвен кире кагып, сәясәтләштерелгән, диде.

XS
SM
MD
LG