Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:01

Уфада Кроношпан төзелешенә каршы җыен узды


Кроношпан заводы төзелешенә һәм коммуналь түләүләр үсүгә каршы урым җыены, Уфа, 25 август 2013

Кроношпан заводы төзелешенә һәм коммуналь түләүләр үсүгә каршы урым җыены, Уфа, 25 август 2013

25 август Уфада Кроношпан заводы төзелешенә һәм коммуналь түләүләр үсүгә каршы урым җыены үтте. Анда өч меңнән артык кеше катнашты.

Чара башкаланың Спорт сарае каршындагы мәйданда узды. Ул каршылыклар белән башланды, чөнки чара булачак мәйданда азык-төлек ярминкәсе оештырылган иде, ул гына да түгел, Спорт сараеның күтәрмәсендә бер төркем кызлар җырлар башкарып, аны тавыш көчәйткечләр аша барлык мәйданга таратып тора иде. Каршылык чарасына җыелучы халык көчле ташкын булып: “Хурлык! Хурлык!” дип кычкырып, алар өстенә килә башлагач җырчылар чигенергә мәҗбүр булды.

Шуннан Халык идарәсе фиркасе рәисе Альберт Мөхәммәдьяров машина түбәсенә менеп басып ярминкәгә килүчеләрне китәргә чакырды. Ярминкә китми торып, урам җыены узмаячагын ирештерде. Бу вакытта Русия гимны һәм башка җырлар башкарылачагын әйтте. Русия гимны һәм тагы берничә җыр башкарылганнан соң ярминкә дә сыеклана башлады һәм каршылык чарасы башланып китте. Анда төп чыгышларның берсен чараны оештырган Русия халык идарәсе фиркасе башы Альберт Мөхәммәдьяров ясады.

Мөхәммәдьяров машина түбәсендә чыгыш ясый

Мөхәммәдьяров машина түбәсендә чыгыш ясый

“Минем сәясәткә керүемә ике-өч кенә ел. Мине сәясәткә мәҗбүр итеп керттеләр. Чөнки без Уфа шәһәре шурасына сайлауларга чыккан идек. Безне теркәмәделәр, шуннан мәнфәгатьләребез өчен көрәшергә фирка кирәклеген аңладык. Минем ике телеканалны, радиоларымны яптылар. Чөнки без халыкны якладык, ә хакимияткә, “Бердәм Русия” фиркасенә ул кирәкми. Аларга акча һәм вазифа гына кирәк. Әгәр дә “Бердәм Русия” халык мәнфәгатен кайгыртса, депутатлары һәм намзәтләре монда килеп халык алдына чыгар иделәр.

Безнең фирка 8 сентябрь Башкортстан парламентына узачак сайлауда хәрәмләшүләрне хәбәр итүчеләргә трактор, җиңел машина бүләк итәчәк. Без районнарга чыгып, урам җыеннары уздырып, ул техникаларны да күрсәтеп йөрибез. Бу да җиңел генә узмый. Мәсәлән, Туймазыда тракторның тәгәрмәчләрен тиштеләр. Кушнаренкода безгә каршы криминаль төркемнәрне өсләттеләр. Хакимият үзенең урынын һәм акчасын яклау өчен җинаятьчеләрне дә җәлеп итә башлады”, диде Альберт Мөхәммәдьяров.

Хәрәмләшүләрне фаш итүчегә биреләчәк трактор

Хәрәмләшүләрне фаш итүчегә биреләчәк трактор

Уфа янында Австриянең Кроношпан (Kronospan) ширкәтенең агач оныннан такта һәм ламинат ясау корылмасы төзүгә каршы оешкан төркем әйдәманы Павел Ксенофонтов үзләренең айдан артык завод төзелешенә каршы көрәшүләрен, чатыр калачыгының үскәннән-үсә баруын, ләкин хакимиятнең аларны ишетмәвен ирештерде. Ул җиңгәнче көрәшәчәкләрен белдерде. “Когда мы едины – мы непобедимы!” ягъни, “Без булсак бергә – җиңелмәбез бер дә!” дип ирештерде. Халык аның бу сүзләрен күмәкләп шигар итеп кабатлады.

Чарада башка чыгыш ясаучылар да Кроношпан төзелешенә, коммуналь түләүләр үсүгә каршы чыгыш ясадылар. Бу резолюциягә дә кертелде.

Кулларда: “Кроношпан, кит!”, “Кроношпан – үтерүче!”, “Уфа чүплек түгел!” кебек шигарләрне күрергә була иде.

Балалар рәсем төшерә

Балалар рәсем төшерә

Каршылык чарасы узган мәйданда халыктан Русия президентына мөрәҗәгатькә имза җыюлар, сайлауларда күзәтүче булырга теләүчеләрне теркәү оештырылды. Балаларга рәсем төшерү урыны да куелган иде. Анда балалар тынычлык, табигать темасына рәсемнәр төшерде, олылар Кроношпанга каршы шигарләр язды.

Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгатьтә коммуналь түләүләрне хакимият халык күзәтүеннән яшереп, халыктан җыелган акчаларның яшерен юллар белән чиновниклар кесәсенә агуы әйтелгән. “Бердәм Русия” фиркасенә ышыкланып түрәләрнең кесә калынайтулары бәян ителгән. Мөрәҗәгатьтә ил башыннан бу башбаштаклыкны бетерүдә ярдәм соралган.

XS
SM
MD
LG