Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:16

Кремль канаты астындагы ватанпәрварләр президент гранты ала


Яшь казаклар себердә үткәрелә торган традицион фестивальләрендә кылыч биюен башкара.

Яшь казаклар себердә үткәрелә торган традицион фестивальләрендә кылыч биюен башкара.

Русия президенты грантларының күп өлешен Кремль канаты астындагы һәм ватанпәрвар оешмалар алачак, дип яза бүген “Ведомости” газеты. Билгеле булганча, бу грантлар яшьләрнең яңа инициативалары өчен бирелә.

300 миллион сумнан артык грантны Русия яшьләр берлеге бүлде һәм бәйге нәтиҗәләре чәршәмбе игълан ителәчәк.

Грантларны бүлгәндә интернет проектларга, волонтерларга ярдәмгә, социаль һәм ватанпәрварлыкка өстенлек бирелгән. Әнә шунлыктан исемлектә “ватанпәрварлык” сүзе кергән проектлар күпчелек, дип яза газет. Аерым алганда, үз клубларында “ватандашлык һәм ватанпәрварлык” тәрбияләү өчен “Ассоциация витязей” алты миллион грант ала, ә Петербур казакларының (казачество) “Императорский конвой” җәмгыятенә хәрби-ватанпәрварлык рухындагы “Батырлык” яшьләр җәйләве үткәрү өчен җиде миллион сум биреләчәк. Исемлектә православ проектлар да аз түгел.

Хөкүмәттән тыш оешмалар грант алу өчен үтенеч җибәрмәгән, дип яза “Ведомости”.

XS
SM
MD
LG