Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШның Сүриягә багышланган очрашуны кире кагуына үкенеч белдерә


БМО белгечләре хастаханәдә химик коралдан зыян күргән дип шикләнелгән кешеләр янында. 26 август 2013
БМО белгечләре хастаханәдә химик коралдан зыян күргән дип шикләнелгән кешеләр янында. 26 август 2013
Русия АКШның Сүриягә багышланган халыкара конференциягә әзерлек уңаеннан Һаагта үтәчәк ике ара очрашуны кире кагуына үкенеч белдерә. Русия тышкы эшләр министры урнабасары Геннадий Гатилов твиттерда “көч куллану янаганда” Сүрия мәсьәләсен “тикшерү хәзер бигрәк тә файдалы булыр иде”, дип язды.

Дүшәмбе АКШ Дәүләт департаменты, Сүриядә 21 августта химик корал куллану сәбәпле, җавап чаралары күрү өчен киңәшү кирәклеген белдереп, Һаагта чәршәмбегә билгеләнгән очрашуны кире какты.

Бу белдерүгә кадәр дүшәмбе АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимын Димәшк тирәсендә химик корал куллануны яшереп калырга тырышуда гаепләде. Керрии сүзләренчә, Вашингтонның яңа дәлилләре бар, президент Барак Обама беректәшләр һәм Конгресс белән киңәшләшүне тәмамлач, каршы чара күрү карары кабул ителәчәк.
XS
SM
MD
LG