Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таллинн җыены Европа татар яшьләрен тагын да ныграк берләштерде


Таллинн Европа татар яшьләрен җыйды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:30 0:00

Таллинн Европа татар яшьләрен җыйды

Төрле илләрдә, шартларда, мохиттә үскән, төрле телләрдә аралашкан Европа татар яшьләре үз милләте нигезендә җиңел генә берләшә ала. Таллинн форумы моңа дәлил булды.

Эстония башкаласы Таллиннда 23-25 августта II Европа татар яшьләре форумы узды. Чарада уннан артык илдән сиксәнгә якын кеше катнашты. Аны Европа татар яшьләре берлеге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, җирле татар активистлары оештыра. Былтыр ул Латвия башкаласы Ригада узган иде.

Форумның беренче көнендә делегатлар экскурсияләрдә катнашты. Икенче һәм өченче көннәрдә пленар утырыш узды. Анда яшьләр Европа илләрендә милләтне, телне саклау, милли-иҗтимагый эш алып бару турында сөйләште. Җыенда шулай ук татар дизайнерлары Гүзәл Гарипова һәм Мәрданшиннар гаиләсе милли төсмердәге дизайн турында чыгышлар ясады.

Пленар утырыштагы чыгышларның күбесе тел мәсьәләсенә багышланган иде һәм бу чыннан да Европа татар яшьләре арасында иң актуаль мәсьәлә булып чыкты, чөнки аларның кайберсе русча белеп татарча белми, кайберсе татарча белеп русча белми. Бу аралашу өчен иң зур киртә булып торды. Кайбер чыгыш ясаучылар, мәсәлән Амстердам университетында эшләүче яшь галим Әлфрид Бостанов, инглиз телендә чыгыш ясады. Русча чыгыш ясаучыларны оештыручылар татарчага тәрҗемә итеп барырга мәҗбүр булды.

Аңа да карамастан төрле илләрдә, төрле мохиттә һәм шартларда үскән татар яшьләре милли һәм мәдәни тамырлар нигезендә җиңел генә дуслашты, берләште һәм тыгыз элемтәләр корды.

Быелгы форумның катнашучылар географиясе дә киңәйде, аларга Романиядән Исмәгыйль Гаспралы исемендәге яшьләр оешмасы вәкилләре дә өстәлде. Алар киләчәктә форумны Бухарестта уздырырга теләк белдерде.

Җыенның мәдәни өлеше кысаларында делегатларга Мостай Кәримнең "Кыз урлау" әсәре буенча спектакль куелды. Форумның ахыргы көнендә Татарстаннан килгән җырчылар кунакларга үз тамашасын тәкъдим итте һәм җыр буенча мастер-класслар үткәрде.
XS
SM
MD
LG