Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан балаларының да чит илдәге чараларда катнашуын телим"


"Будапештта татарлар бар, әмма алар туплана торган оешма юк”, ди Рузалия Денисова.
"Будапештта татарлар бар, әмма алар туплана торган оешма юк”, ди Рузалия Денисова.

Маҗарстанда тиздән татар оешмасы барлыкка килергә мөмкин. Татар конгрессының "кодалавына" карамастан, әлегә аның "Европа татарлары альянсы"на керү-кермәве билгесез.

Оешманы булдыру башлангычы белән йөргән Рузалия Денисова тумышы белән Казаннан. Ул архитектор буларак Казанны матурлау эше белән шөгыльләнгән. Болак, Кирмән буйларын, үзәктәге урамнарны паркларны яктырту проектлары барысы да аныкы булуын әйтә. Менә күптән түгел ул Маҗарстанга килгән һәм аны беренче чиратта Будапештта татарлар булу-булмау кызыксындырган.

“Татарлар бар, әмма алар туплана торган оешма юк икән”, диде Азатлыкка Рузалия ханым. Яңа оешманы булдыру тәҗрибәсен өйрәнү өчен ул Мәскәүдә ике татар оешмасы вәкилләре белән очрашкан, Рузалия ханым әлегә Мәскәү белән Маҗарстан арасындагы юлларны таптый.

Казанда ул Бөтендөнья татар башкарма конгрессы рәисе Ринат Закиров белән очрашуда булган. Конгрессның интернет сәхифәсе язуынча, Закиров кунак ханымга Европа илләрендә яшәүче татар оешмаларын берләштерүче "Европа татарлары альянсы" төзелүе турында хәбәр иткән.

“Әлегә бу берләшмәгә 19 Европа иле оешмалары керде. Белүебезчә, Европа берлегенә 28 ил керә. Альянска кермәгән илләр арасында Маҗарстан да бар. Әлбәттә, без Маҗарстанда яшәүче татарлар оешып бу берлөшмә кысаларында эшләвен хуп күрер идек, диде Закиров”, диелә конгресс хәбәрендә.

Билгеле булганча, берничә ай элек Европа татарлары Брюссельдә Европа парламентында Европа татарлары альянсын оештыру корылтаен уздырган иде. Хәзер әлеге альянска күбрәк татар оешмаларын кертү максаты торадыр күрәсең, чөнки альянска кермәгән башка илләрне дә монда керүгә үгетләүләр күренә. Кайбер читтәге татарлар исә бу оешмага бик шикләнеп каравын әйтә.

Рузалия Денисова
Рузалия Денисова
Рузалия ханым Денисова әлегә бу альянска керү-кермәү турында сөйләшү иртәрәк дип саный. Ул беренче чиратта Маҗарстанда татар оешмасын төзү Татарстан балаларын әлеге илгә фестивальләргә чакыру өчен кирәклеген әйтә.

"Монда Серебряная Звезда" дигән бәйге уза. Мин анда жюрида катнашам. Монда Русия балалары чит илдә үз сәләтләрен күрсәтә алу өчен мөмкинлекләр тудырыла, шуның өчен Русия казнасыннан акчалар бүленә. Мәскәүдән һәм Петербурдан да күп балалар килә. Мин Германия, Франция яки якын тирәдәге балаларның сәләтләрен карыйм. Казанда туган татар буларак үзебезнең татар балаларын күрәсем килә, чөнки Татарстанда тавышы яхшы булган искитмәле сәләтле балалар барлыгын беләм. Аларның булмавы мине бераз борчуга салды. Балаларны чакыра алу өчен татар җәмгыяте кирәк икән. Мин аларны Маҗарстанга рәсми рәвештә бары шул очракта гына чакыра алачакмын”, ди ул.

Рузалия ханым быел инде Будапештта кечкенә генә беренче Сабантуйны да уздырган.

“1 июньдә балаларны яклау көнендә Маҗарстандагы барлык илчелекләр үз илен тәкъдим итте. Мин монда берничә татарны таптым, алар үз туганнарын чакырды. Шулай ук урыс әбиләре коллективы белән “Туган тел” җырын өйрәндек тә, шуны җырлап бирдек. Сабантуйдагы уеннарны күрсәттек. Маҗарстандагы Русия мәдәни үзәге безгә мәйдан бүлеп бирде. Халыкны Чәк-чәк белән сыйладык. Маҗарстан байрагын әйләндердек тә ул Татарстан байрагына әйләнде. Шулай итеп байрак мәсьәләсе дә хәл ителде”, ди ул.
XS
SM
MD
LG