Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТАИФ һәм бензин салу урынына каршылар уртак фикергә килмәде


Бүген ТАИФ бансында әлеге ширкәт вәкилләре һәм Казанның Фрунзе урамында ТАИФ төзергә теләгән бензин салу урынына якын йортларда яшәүчеләр очрашты. Очрашу уртак фикергә килү белән төгәлләнмәде.

Төзелешкә каршылар вәкиле Җәүдәт Әминов сүзләренчә, ТАИФны бизнес, ә халыкны экология мәсьәләре кызыксындыра. “Алар бу урындагы һаваның пычрану дәрәҗәсен дә исәпкә алмаган, проектны бу тирәдә яшәүчеләр белән дә килештермәгән. Белгечләр бензин салу урыны белән безнең йорт арасының күпме булуын да исәпләмәгән, алар аны әйтә алмады. Мондый бензин салу урыннарын ТАИФ Татарстанда тагын 50-не төзергә тели һәм аның берсе дә йортлардан 50 метр читкәрәк планлаштырылмый”, ди Әминов.

Аның сүзләренчә, очрашуда катнашкан ТАИФ вәкилләренең берсе дә төзелешне туктату йә булмаса башка урынга күчерү җаваплылыгын үз өстенә алмаган.

Бу очрашуда катнашкан инициатив төркем вәкилләре киләсе очрашуның төзеләчәк бензин салу урыны янында булуын һәм анда ТАИФ җитәкчелеге белән шәһәр хакимиятеннән берәр түрәнең катнашуын таләп итә.

22 август көнне бу бензин салу төзелеше урынында хакимиятләр белән килешенмәгән митинг үтте. Чарага җыелган 100-ләп кеше төзелеш буласы урынны әйләндереп алган койманы җимереп атты.
XS
SM
MD
LG