Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:54

Мартин Лютер Кингның "Мин хыялланам" исемле тарихи чыгышына 50 ел тулганда Азатлык төрле илләрдә кеше хокукларын яклаучыларның ни турында хыяллануын белеште.

АКШта кара тәнлеләрнең хокуклары өчен көрәшне җитәкләгән Мартин Лютер Кингның тарихи чыгышына 28 августта 50 ел тулды. 1963 елның 28 августында Вашингтонда Мартин Лютер Кингның "Мин хыялланам" исемле чыгышын шунда җыелган 300 мең кеше дәррәү кул чабып тыңлады.

"Минем хыялым бар. Бервакыт бу халык туры басачак һәм үз принцибының чын мәгънәсе белән яши башлаячак: "Без барлык кешеләрнең тигез булып яралуы үзеннән-үзе аңлашыла дип исәплибез.

Мин бервакыт Джорджиянең кызыл калкулыкларында элекке колларның уллары һәм элекке колбиләүчеләрнең уллары бер өстәл янында туганнарча утыра алыр дип хыялланам.

Мин үземнең дүрт балама мөнәсәбәт тәннәре төсенә карап түгел, ә шәхси сыйфатларына карап күрсәтелер дип хыялланам", дигән иде Мартин Лютер Кинг ул чыгышында.



Әлеге чыгышка 50 ел тулу уңаеннан Азатлык бүген дөньяның төрле илләрендә кеше хокуклары өчен көрәшүчеләрдән нинди ил турында хыяллануларын сорады.

66 яшьлек Ширин Эбади – Иран адвокаты һәм кеше хокуклары өчен көрәшүче. 2003 елда ул Нобель тынычлык бүләген алган беренче Иранлы һәм беренче мөселман хатыны булды. Күренекле адвокат үзләренең һөнәри эшчәнлекләре өчен кулга алынган күп кенә журналистларны да яклады. Иран хатын-кызлары хокукларын яклау хәрәкәтен әйдәп баручыларның берсе булган Эбади шулай ук Иранда гаилә канунын үзгәртеп хатын-кызларның һәм балаларның канун белән яклануы өчен көрәшә. 2009 елдан бирле Эбади илдән читтә яшәргә мәҗбүр.

Ширин Эбади

Ширин Эбади

Ширин Эбади: "Минем хыялым бар. Мин кеше күңеленең глобальләшүе турында хыялланам. Мин һәрбер кешенең башкаларның газапларын үзенеке кебек итеп кабул итүен телим. Сәүдә һәм икътисадны глобальләштерү урынына кешелеклелекне глобальләштерергә кирәк.

Мин кешелекне бүлү урынына кешеләрнең чикләр аша бер-бере белән бәйләнүе турында хыялланам. Мин бүленү һәм дошманлык урынына диннәрнең кешеләрне үзара теләктәшлеккә һәм консенсуска этәрүе турында хыялланам.

Бүгенге дөньяда бу хыялның бездән бик ерак булып күренүен аңлыйм. Әмма күп кенә кешелек казанышларының хыялдан башланганын онытмыйк. Мәсәлән, 200 ел элек Һиндстанның бәйсезлеге һәм колбиләүчелекне бетерү хыял гына булган. Әмма хәзер инде бу хыяллар тормышка ашты. Без бүген хыяллар турында уйларга һәм чынбарлыкка карап эш итәргә тиеш. Шул чакта минем хыялым да тиздән тормышка ашачак."

Эльвира Фатыхова интервью вакытында

Эльвира Фатыхова интервью вакытында

Татарстандагы хокук бозулар һәм коррупция турында язучы "Безнең гәҗит" журналисты Эльвира Фатыйхова: "Мин кеше хокуклары активисты түгел. Мин кешеләргә үз хокуклары өчен көрәшергә ярдәм итүче журналист кына. Мин коррупциядән һәм әшнәлектән азат илдә яшәү турында хыялланам. Аз күләмдә урлаучылар озак вакытка төрмәгә ябылганда, зур күләмдә акча үзләштерүчеләр шартлы җәза белән генә котыла.

Әмма минем хыялым гадел мәхкәмәләр генә түгел. Мин яшьләр үзләренә мәктәп яки университетны булган танышлыкларына карап түгел, ә үз сәләтләренә карап сайлый алган илдә яшәү турында хыялланам. Мин ул уку йортларын тәмамлаучылар илнең муллыгына өлеш кертә алу мөмкинлегенә ия булган илдә яшәү турында хыялланам.

Мин өлкәннәр пенсиядә бәхетле тормыш кичергән, аларның кешечә яшәү өчен җитәрлек акчалары булган, алар үзләре теләгән җиргә бару, теләгәнчә ашау мөмкинлегенә ия булган илдә яшәү турында хыялланам.

Мин эчкечелек проблемы булмаган, хатыннар аракы шешәсенә батучы ирләре турында кайгыртырга тиеш булмыйча бәхетле ана тормышы кичергән илдә яшәү турында хыялланам.

Мин бәйсез, чәчәк атучы татар дәүләтендә, канун өстенлеккә ия булган илдә яшәү турында, татарлар һәм башка халыкларның белем дәрәҗәсе югары булган, хокуклар сакланган илдә яшәү турында хыялланам. Мин һәркемнең үзләре яшәгән ил белән горурлануын телим."

31 яшьлек Дмитрий Макаров Яшьләр кеше хокуклары хәрәкәтен җитәкли. Аның тырышлыгы Русия полициясенең ватандашлар белән мөнәсәбәтләрен билгеләүче канунга зур үзгәрешләр кертүгә өлеш кертте. Макаров шулай ук дәүләт тыңлауларына һәм мәхкәмә утырышларына бәйсез җәмәгать күзәтүләре тәртибен кертү өчен тырышты.

Дмитрий Макаров

Дмитрий Макаров

Дмитрий Макаров: "Мин шәхес мәнфәгатьләре, иреклек, гаделлек кыйммәтләре территория, милләт яки дәүләт мәнфәгатьләреннән мөһимрәк булган илдә яшәргә телим. Мин яклаган кеше хокуклары ул бәхеткә ирешү дигән сүз түгел, ә кешеләр үзләрен кеше итеп һәм ирекле итеп тойсын өчен минималь тормыш стандартлары. Мин үз илемнең бу стандартларга ирешүе турында хыялланам."

Инде җитмеш яшен тутырган Нурбирде Нурмамед Төрекмәнстанда совет чорының соңгы елларыннан бирле иҗтимагый тормышта актив катнашып килә һәм төрле эзәрлекләүләргә карамастан үз фикерен ачык итеп белдерергә курыкмый.

Нурбирде Нурмамед

Нурбирде Нурмамед

Нурбирде Нурмамед: "Төркемәнстанстанда җиргә хосусый милек хокукы юк. Төрекмәнстандагы кешеләрнең үз җирләренә – ата-бабалардан калган җиргә, алар иген чәчеп үстергән җиргә, хәтта кабер җиренә дә ия булу мөмкинлеге юк. Төрекмәнстан бәйсезлеккә ирешкәннән бирле бу җирләрнең берсе дә аларныкы түгел.

Көн саен дәүләт берәр төзелеш сылтавы белән кешеләрне яшәгән җирләреннән куып чыгара. Табигый газ ятмалары табылган урыннардагы авылларда яшәүчеләр ерактагы, ят җирләргә күчерелә. Президент Ниязов диктатурасы чорында башланган бу хәл президент Корбангули Бирдемөхәммәдов чорында да дәвам итә.

Бу хәл дәүләт һәм халык арасында җаваплылык мәсьәләсендә аңлашылмаучанлыкка китерә. Мин төрекмән халкының бу аңлашылмаучанлыкның сәбәпләреннән котылуы һәм үз илләренә үзләре хуҗа булуы турында хыялланам."

59 яшьлек Хикмәт Хаҗизадә Азәрбәйҗандагы күренекле сәяси күзәтүче һәм демократия көрәшчесе. Заманында Азәрбайҗанның Русиядәге илчесе һәм премьер-министр урынбасары булган Хаҗизадә хәзер Бакудагы Икътисади һәм сәяси тикшеренүләр үзәген җитәкли.

Хикмәт Хаҗизадә

Хикмәт Хаҗизадә

Хикмәт Хаҗизадә: Мин бик күп нәрсәләр турында хыялланам. Әмма төп хыялым – безнең ялганнардан һәм караклардан котылуыбыз. Коррупция, ялган һәм талаулар – халкыбыз алдындагы иң зур проблемнар.

Уңышсызлык шуннан килә. Бездә демократия һәм иреклекләр булмау, көч куллану һәм гаделсезлекләрнең хөкем сөрүе – коррупция нәтиҗәсе.

Халыклар үз хөкүмәтләрен үзгәртә ала. Әмма халыкны, җәмгыятьне үзгәртү беркайчан да җиңел түгел. Җәмгыятьләрнең уңай үзгәрешләренә мисаллар бар һәм беркөн бездә дә шундый үзгәрешләр булыр дип өметләнәм. Килер бер көн, без бер-беребезне тыңлый башларбыз. Килер бер көн, без бер-беребезгә дөреслекне әйтергә курыкмабыз. Килер бер көн, без бер-беребезне кадерли башларбыз. Мин һәркем һәркемнең сүзенә колак сала башлаган көннең килүе турында хыялланам."

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG