Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамай Юлдашев: "Татар яшьләре өмет уята"


Рамай Юлдашев: "Татар яшьләре өмет уята"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:34 0:00

Рамай Юлдашев: "Татар яшьләре өмет уята"

Бу көннәрдә Казанда узучы татар яшьләре көннәре уңаеннан әлеге хәрәкәтнең ветераны Рамай Юлдашев элекке һәм хәзерге татар яшьләрен чагыштырып "Азатлык"ка үз фикерләре белән уртаклашты.

"Мин моннан 3-4 ел элек татар яшьләре көннәренә килгән яшьләргә карата пессимист фикердә тора идем. Әмма быелгы татар яшьләре көннәренә килгәннәргә карагач аларның татар милли хәрәкәте турында да, тарих буенча да мәгълүматлы булуын күрәм. Беркөн "Идел" яшьләр үзәгендә татар теле дәресләре ничек укытыла икән дип кергәч, аннан шатланып чыктым. Дәрестәге ун кешедән берсе генә татарча начарырак сөйләшә һәм аңлый, ә башкалары татарчаны яхшы белә иде", ди ул.

Рамай татар яшьләре көннәренең элеккегеләренең хәзергеләреннән милли рухның көчле булуы белән аерылып торуын да әйтеп узды.

"90нчы елларда татар яшьләре көннәренә килүчеләрдә милли рух көчлерәк иде. Ул вакытта без, Татарстан суверенитеты өчен, татар теле, татар дәүләте өчен, азатлык өчен энтузиазм белән яна идек.Әмма бүгенге көндә дә креатив яшьләр күренә анысы. Быелгы татар яшьләре көннәренә килүчеләр арасында да үзләренә кайтып милләт өчен эшли торган яшьләр бар", дип белдерде "Азатлык" татар яшьләре берлегенең элекке рәисе.

"Кайсы гына төбәктәге татар милли хәрәкәтен алсагыз да, бу төбәкләрдәге милли хәрәкәтнең карашы Казанга төбәлгән. Шушындый татар яшьләре көннәре булсын, башка төрле чаралар булсын, алар барысы да татарлар өчен бик файдалы. Ләкин шуны да әйтергә телим, татар яшьләре көннәренә элегрәк килүчеләр белән хәзерге яшьләр арасында элемтәне өзмәскә иде. Без үзебездәге тәҗрибәне яшьләргә тапшырып калдырырга тиешбез", диде ул сүзен йомгаклап.

Үзем Мари Илендә яшәсәм дә, күңелем Казанда, ди Рамай Юлдашев.
XS
SM
MD
LG