Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаяз Хуҗин: "Тарихны сөйләп яшьләрдә горурлык уятасым килә"


Фаяз Хуҗин: "Тарихны сөйләп яшьләрдә горурлык уятасым килә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

Фаяз Хуҗин: "Тарихны сөйләп яшьләрдә горурлык уятасым килә"

Казанда узучы Татар яшьләре көннәренә килүчеләр белән очрашкан галим Фаяз Хуҗин яшьләр белән очрашуда татар милләтен саклап калу юллары турында сөйләшкәнен әйтте.

"Татар яшьләре көннәренә килүчеләр арасында елдан ел татар телен белү начарлана. Бу ни дигән сүз? Бу - безнең күз алдында милләтебез юкка чыга дигән сүз. Чаң кагарга кирәк. Моның төрле юлларын эзләргә кирәк. Бу темага яшьләр белән сөйләштем. Бу хәлдән ничек чыгарга икән, дип алардан сорадым. Алар белән моның өчен укырга кирәк, үзеңнең сәнгать тарихын белергә кирәк, татар халык иҗатын белергә кирәк, дип сөйләштек.

Мин, мәсәлән, үзем тарихчы булгач, аларга тарихны сөйләп, "Ах, менә безнең татар ничек булган икән", дигән рәвештә яшьләрнең горурлыгын уятасым килә. Минем шушы юл белән аларда татар телен, мәдәниятен, тарихын белүгә ихтияҗ тудырасым килә. Менә шул вакытта алардан юньле татар чыгар иде", дип белдерде ул.

"Без хәзерге яшьләрдән куркаграк идек"

Фаяз Хуҗин шулай да татар яшьләре көннәренә килгән яшьләрдән өметсез булмавын искәртте.

"Алар безнең киләчәк. Заманында бездән күп нәрсәләр барып чыкмады. Без хәзерге яшьләрдән куркаграк идек. Баш белән аңласак та, гамәлдә без бик куркып кына эш йөрттек. Булган менә дигән конституциябезне дә без әкренләп-әкренләп нинди дәрәҗәгә генә калдырдык. Яшьләрне икенчерәк төрле тәрбияләргә кирәк. Минемчә алар булдырачаклар.

"Авылны торгызырга кирәк"

Мин аларга татар мәдәниятен, гомумән татарларны ничек итеп күтәрергә дигән сорау бирдем. Алар исә моңа җавап итеп, Татарстан җитәкчеләре авыл проблемына әйләнеп кайтсыннар иде диделәр. Авыл булмаса, авылны яңадан торгызмасак милләтнең киләчәге юк дигән сүз. Чөнки авыл булмаса телебез дә бетәчәк, мәдәниятебез дә юкка чыгачак", дип белдерде Фаяз Хуҗин.
XS
SM
MD
LG