Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хайваннарның хокукларын яклаучылар пикетка чыга


Узган ел август аенда үткән пикет
Узган ел август аенда үткән пикет
Казандагы хайваннарның хокукларын яклаучы оешмалар - “Яшәүгә хокук” һәм “Зооспас” бүген кичке алтыда Бауман урамы башындагы сәгать янына пикетка чыга.

“Зооспас” вәкиле Светлана Найденова белдерүенчә, пикетта Русия күләмендә хайваннарның хокукларын яклаучы канун кабул итү, Татарстан канунын кире кагу һәм "Йортсыз хайваннарны тоту хезмәте" (Служба отлова бездомных животных) башлыгы Рөстәм Нуруллинның Казан думасы депутаты мандатын алу таләбе куелачак.

Башта активистлар бу пикетны 29 август көнне үткәрергә теләгән иде. Әмма мэрия шәһәр көнен сылтау итеп рөхсәт бирмәде, Тинчурин скверындагы фонтан янында оештырырга тәкъдим итте. “Яшәүгә хокук” җитәкчесе Фидаил Үтәгәнов әйтүенчә, алар бу урыннан баш тарткан һәм чараның шәһәр үзәгендә үткәрергә теләүләрен белдергән. Шәһәр башкарма комитетында булган соңгы очрашуда активистларга чараны 28 августта сәгать янында үткәрергә рөхсәт биргәннәр.

Казандагы бу пикет “Без барыбыз да җирдә яшәүчеләр” дип аталган халыкара чара кысаларында үтә. Төрле илләрдә ул 24 августта билгеләнде. Казандагы пикетның темасы “Хайваннарга вәхшиләрчә мөнәсәбәткә каршы” дип атала.
XS
SM
MD
LG