Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:57

Сүриядән Русиянең тагын 27 ватандашы чыгарылды


Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Ирина Россиус белдерүенчә, бүген Сүриядән очкыч белән 27 Русия ватандашын алып кайтканнар.

Кичә Сүриянең Латакия шәһәреннән 89 кешене очкыч белән Мәскәүгә алып кайткан иделәр. Аларның 75-е Русия ватандашы, ә калганнары Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге иләреннән.

XS
SM
MD
LG