Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:30

Илназ Сафиуллин: Беренче җырларым "Сәләт"тә туды


Август аенда татар яшьләре өчен "Сәләт" форумы мөһим вакыйга булды, ди "Кызган таба"га әлеге проектта 11 ел катнашкан автор-башкаручы Илназ Сафиуллин. Ул автор-башкаручы буларак "Сәләт"тә үскән, "Мин яратам сине" кебек хитлары туган.

Илназ үзенең беренче хит җырларын "Сәләт"тә язган. Автор-башкаручы буларак ул анда 2002 елда үсә башлаган, "Рухият" аланында "Тиздән китәргә" дигән беренче җыры язылган. Шунда ук 2004 елда "Мин яратам сине" җыры туган. Бүген аның башкаруындагы җырлар "Сәләт"нең гимнына әйләнгән.

"Күпмедер дәрәҗәдә балаларны кызганам да, горурлык хисләре дә бар, күп тапкыр җырларымны тыңлатып биетәләр. Ел саен "Сәләт" өчен яңа җырлар язарга тырышабыз. Кайберләре иске яңа җыр санала, быел еш яңгыраган "Хуш килдегез" җыры 2002 елда дустым Рафис Камалов тарафыннан язылды. Өч мең баланың без язган, башкарган җырларга махсус хәрәкәт ясаулары бик күңелле. 2008 елда меңләгән сәлкеш белән "Яңа гасыр татар яшьләре" җырына клип та төшергән идем", диде Илназ.



Автор-башкаручы сүзләренчә, "Сәләт" балаларга бик нык тәэсир ясый. Ул моны үз тәҗрибәсеннән чыгып әйтте. Аланнарда булган сәләтләрен ачарга барлык мөмкинлекләр бар, ди Илназ. Үзе исә "Сәләт"тә барлык этапларны үтеп өлкән әйдаман, "Илназ абый" дәрәҗәсенә җиткән кеше буларак, беренче тапкыр "Сәләт"кә килгән яшьләргә көнләшеп каравын да әйтте. Киләчәккә карап, Биләр җирлегендә "Сәләт"нең махсус корылмасы төзеләчәген дә фаразлады.

Соңгы елларда Илназ Сафиуллин төп вакытын тулысынча иҗатка юнәлткән. Кайбер проектларын япкан ("Кәеф ничек?" газеты), берничәсен калдырып үстерүен дәвам итә. Бүген аның "Тамаша.ру" сайты эшли, сентябрьдән Казанның Оут Холл клубында дүртенче сезон үз татар дискәтүген ача. Болар күреп белгән проектлары булса, алга таба яңалык, яңа проект һичшикез булачак, диде Илназ.

XS
SM
MD
LG