Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җинаятьтә гаепләнүче Данилевский мәҗбүри дәвалануга җибәрелде


Җинаять булган бүлмәдәге язу
Җинаять булган бүлмәдәге язу
Татарстан югары мәхкәмәсе, тикшерүченең күрсәтмәсен канәгатьләндереп, Казандагы югары уку йорты укытучысы Игорь Данилевскийны мәҗбүри дәвалануга җибәрү карары чыгарды.

Данилевский узган елның августында үзе белән бер төркемдә укыган Лилия Зарипова һәм аның 76 яшьлек әнисен үтерүдә гаепләнә. Җинаять булган бүлмәгә кан белән Free Pussy Riot дип тә язылган иде. Данилевский башта бу җинаятьне танып, эзне югалту өчен бу язуны калдырдым дип әйтте. Соңрак ул үз сүзләреннән баш тартты, хокук саклау оешмаларында эшләүчеләр басым ясаганга гына җинаятьне ул вакытта тануын белдерде.

Татарстан югары мәхкәмәсендә Данилевскийның дәвалануы тәмамлагангач ул яңадан медицина тикшерүе узачак, әгәр сәламәт дип табылса, бу эшне карау яңартылачак, әгәр сәламәт дип табылмаса дәвалау дәвам итәчәк, дип белдерелде.
XS
SM
MD
LG