Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пан Ги Мун: БМО тикшерүчеләре Сүриядә эшләрен төгәлләргә тиеш


Пан Ги Мун
Пан Ги Мун
БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун Сүриядәге БМО белгечләре эшләрен төгәлләсен өчен бөтен мөмкинлекләрне булдыру әһәмияткә ия дип саный.

Бу белдерүгә кадәр белгечләр башкала Димәшк тирәсендәге бер бистәдә буларга өлгерде инде. Гыйсьянчылар белдерүенчә, 21 август көнне анда президент Бәшәр Әсад көчләре химик корал кулланган һәм берничә йөз кеше һәлак булган.

Британия Әсад режимын химик корал куллануда гаепләүче резолюция өлгесен бүген БМОның Иминлек шурасына тапшырырга тиеш. Бу хакта Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон белдерде. Әлеге документта илдәге гади халыкка иминлек шартлары тудыру чаралары турында да язылган.

Соңгы көннәрдә АКШ һәм аның беректәшләренең Сүриягә хәрби хөҗүм мөмкинлеге турында хәбәрләр ешрак ишетелә.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сүрия низагына хәрби көч белән йогынты ясау Якын Көнчыгыштагы хәлне тотрыксызландырачак, дип белдерде. Иранның рухи башлыгы аятулла Али Хаменеи Сүриягә һөҗүм “бөтен төбәк өчен һәлакәт” диде.
XS
SM
MD
LG