Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубыл шәһәренең себер татар мәдәни үзәге яңартылды


Яңартылган бина
Яңартылган бина

Себер татар мәдәният үзәгенең төзекләндерелгән бинасын июль азагында төзүчеләр рәсми рәвештә мәдәният үзәге җитәкчесе Сафиулла Ильясовка тапшырды. Тик бу вакытта үзәк програмындагы "Себер иле" теле-радио татар тапшырулары акча җитмәү сәбәпле туктатылган иде инде.

Себер татар мәдәният үзәгенә 1988 елның 25 октябрендә нигез салына. Оешма бинаны заманча таләпләргә яраклаштырып яңарту, җиһазландыру турында күптән хыяллана инде. Өлкә губернаторы Владимир Якушевның бюджеттан 75 миллион сум акча бирергә карар кылуы турында ишетеп, Тубыл халкы нык сөенде. Ремонт вакытында да үзәкнең эше тукталмады, алар шәһәрдә күпсанлы милли-мәдәни чаралар оештырып тордылар.

"Башта тубыллар өчен "Ачык ишекләр көне" оештырдык. Гади халык уңай якка үзгәрешләрне күреп шатлансын", диде үзәк мөдире Сафиулла Ильясов.

"Без эшебездә татар мәдәниятен үстерүне, туган телебезгә мәхәббәт уятуны төп максат итеп куйсак та, үзәктә туйлар, юбилейлар, ял кичәләре оештыруны да күздә тотабыз. Бездә эшләгән клуб оешмаларында төрле милләт балаларын биергә, татарча сөйләшергә өйрәтергә мөмкинлек бар. Бүлмәләрдә, музейда өр-яңа җиһазлар, шулай ук музыка коралларыбыз да яңа. Заманча эшләнгән хореография залында белмәсәң дә биерсең. Үзәкнең бинасы да газ белән җылытыла.

Мәдәният үзәгендәге "Ачык ишекләр көне"ндә катнашучылар һәм тамашачыларның теләкләре уртак булды, алар: "Мәдәниятебез үзәгенең ишекләре һәркем өчен һәрвакыт ачык булсын. Татар телендәге кичәләр тагын да ешрак оештырылсын. Татар зыялыларыбызга, иҗат кешеләренә багышланган кичәләрне, очрашуларны планга кертүне күздә тотыйк. Безнең беренче максат – туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, яшь буынга тапшыру. Үзәк Тубыл шәһәренә ямь биреп, гөрләп торсын!" диделәр.

Аннары губернаторның Тубыл шәһәренә эш визиты програмы вакытында бер төркем хакимият вәкилләрен концерт залында, этнография музеенда, күргәзмә залында мәдәният үзәгенең эш юнәлешләре, реставрациядән соң бүлмәләрдәге үзгәрешләр белән үзәк җитәкчесе Сафиулла Ильясов таныштырды. Ул бу эшләрне башкаруда матди ярдәм күрсәткән губернатор һәм кунаклар игътибарына "Себер иле" телетапшыруы әзерләгән үзәкнең тарихы, клуб оешмаларының хезмәтенә багышланган тапшыру тәкъдим итте. Мәдәният үзәгенең тормышын хезмәткәрләрдән башка күз алдына китереп булмый. Бу көн сәхнәдә "Зәгъфран" ансамбле башкаруында кунаклар хөрмәтенә җырлар яңгырады, хореография залында "Сүзге" ансамбле биючеләре татар биюен башкардылар.

Һәм менә июль азагында төзүчеләр тулысынча төзекләндереп бетергән үзәкне мөдир кабул итеп алды. Бинаның тышкы кыяфәтенең матурлыгы күзләрне сөендерә, эчендәге яктылыгына, яңа җиһазларына да сокланмаган кеше юк. Газ кертелде, яңа тәрәзә-ишекләр куелды, су үткәрү системы, канализация яңартылды, бүлмәләр тиешле таләпләргә туры китереп җиһазландырылды, конференция һәм тамашачылар залында милли-мәдәни чаралар үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.

Үзәк хезмәткәрләре яңа иҗат сезонын Рамазан аена багышланган концерт белән башладылар. "Яшьлеккә сәяхәт", "Себер нурлары", "Зәгъфран", "Ләйсән", "Сүзге" ансамбльләре, "Мирас" театр студиясе куйган яңа програмда әби-бабаларыбызның моңлы халык җырлары, салмак лирик көйләр, такмаклар яңгырады.

Соңгы концертларда Тыва Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, биюче Гыйззәт Әминовның оста биюләре бизәсә дә, халкыбыз әле "Дуслык" ансамбле чыгышларын сагынып искә ала. Бу темага Ильясов: "Үзәкнең эчке эшенә үзгәрешләр кертеләчәк. Иҗат төркемнәрендә, клуб оешмаларында эшләү өчен яңа артистларны эшкә алу планда тора. Яңартылган бина һәркемнең күңеленә хуш килергә тиеш. Коллективның эш планнары, хыяллары тормышка ашсын. Октябрь аенда мәдәният үзәгенең 25 еллык юбилеен бергәләп каршыларга язсын", диде.

"Себер иле" тапшыруларының мөхәррире Римма Өметбаева: "Планнар шәһәр хакимияте тарафыннан хуплансын иде. Алайса мин алып барган "Себер иле" тапшырулары 17 елдан соң туктатылды. Бу ел өчен хакимият биргән акча, тапшырулар вакыты кыйммәтләнү сәбәпле, ярты елга гына җитте. Киләсе елда нәрсә буласы билгеле түгел. Ә бит анда шәһәрнең, районның күпме кешеләре, вакыйгалар турында күрсәтелде, сөйләнде. Үземә алмаш та әзерли идем. Лариса Биктимирова, Диана Сәитова, Лениза Дәүләтшиналар бик тырышып алып баралар иде. Кызганыч, әлбәттә", дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG