Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нарышкин: хөкүмәттән тыш оешмалар кануны үзгәрергә мөмкин


Сергей Нарышкин
Сергей Нарышкин
Русия думасы рәисе Сергей Нарышкин, хөкүмәттән тыш оешмалар – чит ил агентлары турындагы канунга үзгәрешләр керергә мөмкин дип белдерде.

Аның сүзләренчә, аерым алганда “сәяси эшчәнлек” төшенчәсенә аныклык кертелергә мөмкин. “Хәзер бу канун нигезендә кылынган гамәлләр, шул исәптән куәт структураларының һәм полициянең канун бозу очраклары тикшерелә”, ди Нарышкин.

Узган елның ноябрь аенда көчкә кергән канун нигезендә, чит илләрдән финансланучы һәм сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче теләсә кайсы хөкүмәттән тыш оешма чит ил агенты буларак теркәлергә тиеш.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы бу канунга үзгәрешләр әзерләде. Анда, чит ил чыганагы һәм сәяси эшчәнлеккә анык аңлатма булмаганга “чит ил агенты” дигән төшенчәне төшереп калдыру тәкъдим ителә.
XS
SM
MD
LG