Accessibility links

Британия парламенты Сүрия операциясенә каршы тавыш бирде


Дэвид Кэмирон чыгыш ясый
Дэвид Кэмирон чыгыш ясый
Британия парламенты җиде сәгатькә сузылган дебатлардан соң пәнҗешәмбе соң гына Сүриягә һәрби һөҗүмгә каршы тавыш бирде.

Җәмәгатьчелек пулаты күпчлек тавыш белән Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимына каршы хәрби операция үткәрү тәкъдимен хупламады. Хөкүмәтнең “көчле һуманитар җавап, хәрби чара да таләп ителергә мөмкин” дигән юллар булган резолюциясен парламентның 272 әгъзасы хуплады, 285 әгъза каршы булды.

Аңа кадәр парламент күпчелек тавыш белән Лейбористлар фиркасе резолюциясен кире какты. Анда хәрби операция башлаганчы химик корал кулланылганлыгы турында дәлилле мәгълүмат алу тәкъдиме куелган иде.

Тавыш бирүгә нәтиҗә ясап премьер-министр Дэвид Кэмирон парламент карары нигезендә эш итәчәген әйтте. БМО белгечләренең Сүриядә тикшеренү хисабыннан соң парламентта әлеге мәсьәләгә тагын тавыш бирү булачак.
XS
SM
MD
LG