Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:31

Язучы Айдар Хәлим Зәки Зәйнуллинның Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты утырышында Фәүзия Бәйрәмовага һәм үзенә карата белдергән гаепләүләрен кире кага.

Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты утырышында бу җәйдә Казаннан туган авылы Стәрлебашка күченеп кайткан Зәки Зәйнуллин "Русия татар күзлегеннән" мәкаләсе өчен эзәрлекләнүендә татарларның да булышлык итүенә, шуның белән кайбер дәүләт оешмаларының игътибарын җәлеп итүләре хакында белдергән иде.

Зәйнуллинның әлеге мәкаләсе “Звезда Поволжья” газетында басылгач, Айдар Хәлимнең тәнкыйтьләп чыгуы, Фәүзия Бәйрәмованың аңа карата җинаять эше ачылу ихтималы турында сүзләр җиткерүе дә биредә әйтелде.

Фәүзия Бәйрәмова Зәйнуллинның шушы чыгышына бәйле рәвештә Азатлык форумында үз фикерен беркадәр белдергән иде. Зәки Зәйнуллин чыгышы язучы Айдар Хәлимне дә битараф калдырмаган.


“Миндә сорау туды. Ни өчен Зәки Зәйнуллин Башкортстан милли хәрәкәтенең гомуми җыенында чыгыш ясаган? Уйлап карасаң, аның Башкортстан татар милли хәрәкәтенә бернинди катнашы юк. 1990-нчы еллар башында безнең белән биш-алты ел булып алды да, Казанга китеп барды. Шулай итеп Уфа татарлары белән арасы өзелде. Аңлыйм, хәзер ул Стәрлебаштан торып татар милли хәрәкәте лидеры булырга телидер. Булсын. Лидерлар безгә бик кирәк, ләкин мондый юл белән түгел. Зәки абзыйның мондый пычратуларына инде 20 еллап түзәм. Аның башы 1994 елда булгандыр. Зәки Зәйнуллин бу елда "Ватаным Татарстан" газетында милли хәрәкәт лидеры, милләт өчен зур көч куйган, безгә юл ачкан Фәүзия ханым Бәйрәмованы каралткан зур мәкаләсен чыгарды. Моңа бик рәнҗедем. Төне буе үксеп-үксеп мәкалә яздым һәм иртән иртүк Казанга алып барып шушы газет мөхәррире Мөнир Абдуллинга тапшырдым. Язма "Кемгә хезмәт итәсез? дигән исем белән чыкты. Шуннан соң мин Зәки Зәйнуллинның бәхәскә керүен көттем. Бәхәс булмады. Шуннан ул кайда булса да, ни ишетсә дә, чиләге-чиләге белән пычрак атты, акырды-бакырды, җикерде. Ләкин мин җавап бирмәдем.

Биш-алты ел элек Фәүзия Бәйрәмованы пычратуга багышланган китабын бастырды. Мин бу китапны укый алмадым, ләкин укырга мәҗбүр булдым. Һәр юлын укыган саен тәһарәт алдым, дип әйтә алам. Чөнки аны укуы мөмкин түгел. Зәки Зәйнуллин, үзе әйткәнчә, татар полковнигы, шулай ук үзе әйткәнчә, академик Сахаровлар белән бер чамада, ракета, атом кораллары, тагын да үзе әйтмешли, академик Харитоннар белән ул коралга ягулыклар уйлап тапкан кеше, фәннәр докторы, үзе әйткәнчә, татар милли хәрәкәте лидеры. Шушы кешенең теләктәшлеккә, ярдәмгә мохтаҗ булган Фәүзия ханымга, балалар анасына шулкадәр пычрак атуын аңлау мөмкин түгел.

Зәйнуллинның "Русия татар күзлегеннән" мәкаләсе бик усал тел белән язылган. Аның соңгы өлеше "е", "с" хәрефләрен бик тупас, ямьсез кулланып, марҗаларга кагылышлы иде. Аны укыган татар үзе дә пычрангандыр. Миңа да урыслар, марҗалар турында язарга туры килде. Ләкин милләт вәкиле турында андый тел белән язу тыела. Бу – татар полковнигы, татар язучысы, галиме өчен әдәпсезлек. Татар лидерлары менә нинди тел белән сөйләшәләр, хатын-кызны ничек мыскылыйлар димәсеннәр өчен мин Рәшит Әхмәтовка кечкенә генә мәкалә җибәрдем. "Мондый тел белән язган татар милләте вәкиленең, полковник, галимнең татар мәдәниятенә бернинди катнашы юк, гафу итегез", дидем. Аңа карата эш ачылуда безнең бернинди дә катнашыбыз юк. Без фикерләр белдергәнче үк Зәки Зәйнуллинга эш ачылган иде.

2006 елда Зәкинең акырып йөргән көннәрендә бер эпиграмма язган идем, менә шул кабаттан искә төште. Анда мондый юллар бар:
Армиядән айт-двалап, кайткач полковник Зәки
Җикерде – булам мин сезгә яңа Гаяз Исхакый
Ашык-пошык, әштер-өштер, тыз да быз
Беләм-беләм, армиядә язмаганын,
Яздырды план белән.
Кешедән полковник ясап
Булса "через не хочу"
Полковниктан язучы
Ясап булмый никакой.
Мин яңа Исхакый, диеп
Акырып йөрсә дә Зәки,
Тик җөмлә төзи алмый,
Катты да куйды тәки.
Исхакый милләтне җыйса,
Безнең полковник Зәки
Дудаевтан атом алып,
Имеш кесәсенә салып,
Һәр тишектән башын тыгып
"Мәрҗәни", ТОЦ", "Чулман",
"Идел", Милли Мәҗлеснең
Мөнбәренә сикерде.
Акырып-бакырып, сугыштырып,
Милли хәрәкәтебезне җимерде куйды тәки.

Әңгәмә барышында Айдар Хәлим "Милләтебезнең хәле гаять аяныч. Мәктәпләребез ябылган, китапханәләребез җимерелгән бер чорда минем әлеге авыр темага керәсем дә килми. Инде әйткәнемчә, егерме ел сабыр итеп килдем. Әдипләр арасы – әдәп арасы ул. Әдип башта образ тотарга , аннан әсәр тудырырга тиеш. Берлек әгъзасы булып кына язучы булып булмый. Әдәп әдәбият белән килә. Шушы авыр заманнарда бер-береңне талау, чәкештерү һич кенә дә безнең иманыбызга туры килми", дигән фикерләрен дә әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG