Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Тукай бүләкләре тапшырды


Рөстәм Миңнеханов язучы Нәбирә Гыйматдиновага Тукай бүләген тапшыра
Рөстәм Миңнеханов язучы Нәбирә Гыйматдиновага Тукай бүләген тапшыра
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 30 август - Республика көне уңаеннан Камал театры янында үткән бәйрәм чарасында 2013 елгы Тукай бүләгенә ияләргә түштамга такты.

“Бу премия бирелә башлаганнан бирле, 55 ел эчендә аңа иң лаек 193 кешегә тапшырылды”, дип белдерде президент.

Тукай бүләгенә ияләр 26 апрельдә Тукай туган көнне опера һәм балет театры янында шагыйрьнең һәйкәле янында уза торган "Шигърият бәйрәмендә" киң җәмәгатьчелеккә игълан ителгән иде.

Рәссам Ильяс Айдаров – 2005-2012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре һәм Уральски белән Казандагы Тукай музейларында үткән тематик күргәзмәләре өчен.

Язучы Нәбирә Гыйматдинова – “Мәхәббәттә гөнаһ бар”, “Синдә минем хакым бар” китаплары, “Хатыннар сагышы” әсәре өчен.

Актриса Алсу Гайнуллина – Осетин драматургы Геор Хугаевның “Кара чикмән” әсәрен сәхнәләштергәндә Биртәтә образын, Гаяз Исхакыйның “Курчак туе” әсәрен Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид инсценировкасында сәхнәләштергәндә Наташа образын, Зәки Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар” әсәрен сәхнәләштергәндә Сөяксез Гайшә образын тудырган өчен.

Рәссам Софья Кузьминых – Тукайга багышлап күн мозаикасы белән башкарылган әсәрләре өчен.

Композитор Шамил Тимербулатов – “Җиңүнең хатын-кыз йөзе” исемле бишенче симфония өчен.

Тукай бүләге ияләренең барсына да 300 меңәр сум акчалата бүләк каралган.
XS
SM
MD
LG