Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олланд: Лондонның Сүрия турындагы карары Парижга йогынты ясамый


Франсуа Олланд
Франсуа Олланд
Франция президенты Франсуа Олланд, Британия парламентының Сүриягә хәрби операцияне хупламавы Парижга йогынты ясамый, дип белдерде.
Франция химик корал куллануда гаепләнүче Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимына каршы хәрби чараларны хуплый.

Германия хөкүмәте вәкиле җомга көнне Германиянең Сүриядә хәрби операциядә катнашу-катнашмау соравын тикшермәвен әйтте.

Русия президенты Юрий Ушаков фикеренчә, БМО санкциясе булмый торып Сүриягә карата көч куллану тынычлык тәртипләренә җитди һөҗүм булачак.

АКШ Иминлек шурасы вәкиле Кэйтлин Һэйден Кушма Штатлар Сүриягә операцияне үзләре генә дә үткәрә ала, әмма бу мәсьәләдә Британия белән киңәшләшүне дәвам итә, дип белдерде.

Сүрия гыйсъянчылары белдерүенчә, хөкүмәт гаскәрләре 21 август көнне химик корал кулланган. Оппозиция берничә йөз кешенең һәлак булуын әйтә.
XS
SM
MD
LG