Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:49

30 августта казаннарның кайсылары бәйрәм чараларына чыкса, кайберәүләр ул көнне юлда булды. Бәйрәмгә Чаллыга кайтучылар да шактый иде. Азатлык хәбәрчесе Казаннан Чаллыга бару юлында биредәге халыкның суверенитет турындагы фикере белән кызыксынды.

30 августта башка көннәрдәге кебек үк Чаллыга кайтучылар күп иде. Иртәдән кичкә кадәр, сәгать саен йөрүче автобуслар тулып китә барды. Араларында Универсиада өчен кайтарылган автобуслар да бар иде. (Универсиададан соң ул автобуслар Казан-Чаллы рейсында еш күренә). Без утырганы да шуларның берсе булды. Автобуста күбрәк урыс телле халык булуы сизелде, шулай да араларында саф татарча сөйләшүчеләр ишетелде. Юл дәверендә, тукталыш вакытларында аралашкан әңгәмәдәшләрем суверенитет турындагы сорауга җавапны битарафлык белән дә, өмет белән дә, көенечләр белән дә кайтарды.

Бер әңгәмәдәшем әлеге сорауга кыска гына җавап бирде: “Суверенитет? Әллә инде... Без ул суверенитет турында бернинди дә фикердә тугел. Исән-сау булсак, сугышлар булмаса – шуңа ризабыз, шул җиткән", диде.

Икенче бер әңгәмәдәш әлеге бәйрәмнең исеме генә калуы, татарның бүген, киресенчә, бәйләнеп куелуы турындагы фикерне әйтте: “Суверенитет бетте, дип әйтергә була инде. Бәйрәм булып кына калды ул. Тел ягыннан, хәзер узебез дә шул русчаны кыстырып сөйләшәбез бит инде. Татар мәктәпләрен бетерәләр. Аларны бетермәсеннәр иде. Гел татарча укысыннар иде. Бер татар теле дәресе генә кереп, бала-чаганы татарчага өйрәтеп булмый ул.

Балалар бакчасында да әйтәләр икән татар баласына "өйгә кайткач русча сөйләшегез", дип. Нишләп ул урысча сөйләшергә тиеш соң? Аннары безнең татар ояла да үзенең татарлыгыннан. Татар телен күтәрергә кирәк, ә мәктәпләрне ябалар. Урысча укытуның нәрсәгә кирәге бар? Башында булган бала татарча да укый ул.

Ул суверенитетның, бәйсезлекнең исеме генә калды инде. Безне, киресенчә, бәйләп куйдылар. Элегрәк балалар бакчасында татар төркемнәре, мәктәпләрдә татар сыйныфлары бар иде. Әкренләп шушы татар төркемнәренә урыс балаларын кушып, аларны урыс төркемнәренә әйләндерделәр, татар төркемнәре калмады да диярлек. Татар сыйныфлары да шулай ук. “Нәшрият татар дәреслекләре бастырмый, БДИга русча әзерләнергә”, дигән сылтау белән татарча уку да бетерелеп бара. Авылларда сыйныфларда балалар саны аз, дип, мәктәпләрне ябалар”, диде ул.

Әңгәмәдәшләрем арасында уңай фикердә булучылар да очрады, автобуста кайтучы бер ханым милли күтәрелешнең әле дә дәвам итүе хакындагы фикерен әйтте: "Суверенитет бар ул. Телне югалтмадык инде. Чөнки хәзер татарча күп җирдә сөйләшәләр, үз телебезне кайтарабыз. Балаларны яшьтән үк татар теленә күп җирдә өйрәтәләр. Безнең балабыз да тел байлыкларын белеп үсә. Без Казанда яшибез, хәзер күп кенә эш урыннарында ишекләрдә татарча язмалар бар.

Элек ул татар телендәге язмалар аз була иде, хәзер менә медицина урыннарында да табибларларның кабул итү вакытлары, кайда нинди табиб утырганы – барысы да татар телендә язылган. Туксанынчы елларда алынган милли күтәрелеш үсә, дип уйлыйм.

Әмма кайбер ата-аналар үзләренең татар булуларына карамастан, балаларын урысча сөйләштерәләр. Аннары татар балалары үзара урысча сөйләшәләр. Күбрәк урысча җырлар тыңлыйлар. Кинотеатрларда татарча кинолар күрсәтергә иде, күбрәк үз киноларыбызны булдырырга иде. Балалар өчен курчак театры бар бит инде, анда күбрәк татарча тамашалар булсын иде”, дип сөйләде әлеге ханым.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG