Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Татар дәүләтенә багышланган пикетка чыкты


Казанда мөстәкыйльлек көненә багышланган пикет узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:27 0:00

Татарстанның Суверенитет декларациясенә 23 ел тулган көнне Татар иҗтимагый үзәге Бауман урамында "Татарның дәүләте булган һәм булачак" дигән шигарь белән пикет уздырды.

Шаляпин һәйкәле янында оештырылган пикетта "Татарның дәүләте булган һәм булачак" дигән бердәнбер шигарь күтәрелде. Шулай ук Татарстан, Чуашстан һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге байраклары җилфердәде.

Пикетта катнашкан Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Айрат Хәтмулла Татарстанда соңгы елларда бәйсезлек, мөстәкыйльлек дигән сүзләрнең истән чыгарылуын белдерде.

"Хәзер 30 август – Татарстан мөстәкыйльлеге көне ни өчендер Республика көне, Шәһәр көне дип билгеләп үтелә. Әмма бу көн – безнең бәйсезлек көнебез. Нәкъ менә шушы көнне искә төшерү өчен, "Татарның дәүләте булган һәм булачак" дип Татар иҗтимагый үзәге бүген пикетка чыкты да инде. Яныбыздан үтеп китүчеләр безнең пикет белән кызыксыналар. Бигрәк тә яшьләр килеп, бу көн шәһәр көне бит, ни өчен чыктыгыз, дигән сораулар бирәләр. Без яңадан әйтбез, 30 август ул – Татарстанның бәйсезлек көне. Заманында Татарстанның үз дәүләте булырга дип исәпләнгән көн иде. Әмма, ни өчендер, безнең югары кәнәфиләрдә утырган түрәләребезнең бу көнне исләреннән чыгарасылары килә", дип белдерде ул.

Бер сәгать барган ТИҮ пикетында "Азатлык" татар яшьләре берлеге егет-кызлары Татарстан байрагы төсендә тасмалар таратты. Чарада тәртип бозулар күзәтелмәде.
XS
SM
MD
LG