Accessibility links

Путин вице-премьерлар санын җидедән сигезгә арттырды


Русия президенты Владимир Путин федераль хөкүмәткә үзгәрешләр кертеп вице-премьерлар санын җидедән сигезгә арттырды.

Вице-премьерларның берсе беренче урынбасар булса, тагын берсе хөкүмәт идарәсен җитәкләячәк.

Путин сигезенче вице-премьер итеп Юрий Трутневны билгеләде. Трутнев бер үк вакытта президентның Ерак Көнчыгыштагы вәкиле дә булачак.
XS
SM
MD
LG