Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәшәр Әссад Сүриянең үзен агрессиядән якларга әзер булуын белдерде


Сүрия президенты Бәшәр Әссад Димәшк үзен һәртөрле агрессиядән саклаячак дип белдерде. Шимбә көнне Сүрия хөкүмәте башлыгы Ваәл әл-Халкый да Сүрия хәрбиләре уяу тора һәм һәртөрле һөҗүмгә җавап бирергә әзер, диде.

Шимбә көнне АКШ президенты Барак Обама Сүриядә хәрби чара башлау турында карар иткәнлеген, әмма аңа керешү өчен Конгресс ризалыгын алырга кирәклеген белдерде. Обама әйтүенчә, бу чарада җир өсте гаскәрләре катнашмаячак.

Обама Сүрия хакимиятләренең 21 августта, Димәшк янында химик корал кулланганлыгы шиксез, диде.

АКШ Конгрессы үәзер җәйге ялда һәм үз эшен бары 9 сентябрьдә генә яңартачак.
XS
SM
MD
LG