Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимияте Навальный тарафдарларына митингка рөхсәт бирде


Алексей Навальный
Алексей Навальный
Мәскәү мэрына намзәт Алексей Навльныйның сайлау алды штабы 6 сентябрь көнне Академик Сахаров урамында митинг үткәрү тәкъдимен хакимиятләр белән килештерде.

Штаб башлыгы Леонид Волков сүзләренчә, урам чарасында 25 мең кеше катнашачак дип белдерелгән. Митинг вакытында урамда машина йөрү туктатылачак.

Навальный тарафдарлары башта 50 мең кеше катнашында Воробьев тавында митинг-концерт үткәрергә теләгән иде, әмма хакимиятләр рөхсәтен ала алмады. Оппозиционер штабында рөхсәт бирмәүне канун бозу, чөнки алар башка урын тәкъдим итәргә тиеш иде, дип белдерделәр.
XS
SM
MD
LG