Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин театры актрисасы Назлыгөл Латыйпова Әтнәдә җирләнде


Тинчурин театры актрисасы Назлыгөл Латыйпова Әтнәдә җирләнде. “Туган авылы Мәңгәрдә туганнары калмаган, якыннары хәзер Әтнәдә яши, шунлыктан Назлыгөл Латыйпова анда җирләнде”, дип белдерде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Назлыгөл Латыйпова 1924 елның 12 сентябрендә Әтнә районындагы Мәңгәр авылында дөньяга килә. Театрда 1959 елда эшли башлый. Иҗат юлында аңа 70-тән артык образны тудырырга килә. Алар арасында Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” әсәреннән Галиябану, Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” комедиясеннән Яучы хатын, Нәҗип Әсәнбаевның “Күктән төшкән бәхет”еннән Шаһидә дә бар.

ТАССРның атказанган артисты Назлыгөл Латыйпова 1 сентябрьдә Казанда 88 яшендә вафат булды.
XS
SM
MD
LG