Accessibility links

Сүриядәге химик корал һөҗүменә җавап кичегә


Cүриядә БМО тикшерүчеләре
Cүриядә БМО тикшерүчеләре

Русия Сүрия хакимиятенең химик корал кулланганлыгын танырга теләмәгәндә, НАТО башлыгы һөҗүм өчен хакимиятнең гаепле булуын раслаучы дәлилләр күргәнлеген белдерә.

Сүрия президенты Бәшәр Әсадның күптәнге дусты Мәскәү Сүрия хөкүмәтенең химик корал кулланганлыгына дәлилләр әле җитәрлек түгел дип исәпли. Дүшәмбе көнне Мәскәүдә Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары алдында чыгыш ясап Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров АКШ, Британия һәм Франция китергән дәлилләр “бик шикле” диде.

Сергей Лавров
Сергей Лавров
Лавров шулай ук Сүриягә читтән хәрби тыкшыну булган очракта Сүриядәге оппозициянең сәяси чишелешкә ачыграк булачагына да шик белдерде.

“Әгәр дә Кушма Штатлар игълан иткән чаралар, Женева-2 (Сүрия тынычлык конференциясе) турында әйткәннәренә карамастан, гамәлгә ашырылса, бу форумны үткәрү мөмкинлеге озак вакытка кичектереләчәк, ә бәлки ул булмаячак та”, диде Лавров.

Русия тышкы эшләр министры халыкара җәмәгатьчелек Якын Көнчыгышта күпләп үтерү кораллары булмаган зонаны билгеләү конференциясе үткәрү көнен кичекмәстән билгеләргә тиеш, диде. Ул Вашингтонны бу җыенга киртә куюда гаепләде һәм Сүрия хөкүмәте бу тәкъдимне күтәреп чыгучыларның берсе булган иде, дип белдерде.

Андерс Фог Расмуссен
Андерс Фог Расмуссен
НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен исә дүшәмбе көнне матбугат очрашуында: "Миңа ышанычлы мәгълүматлар күрсәтелде, һәм детальләренә кереп тормый гына мин сезгә үземнең анда химик һөҗүм булган дип кенә түгел, ә моның өчен Сүрия хакимияте җаваплы, дип исәпләвемне әйтә алам", диде.

НАТО башлыгы бу гамәлне җавапсыз калдырырга ярамый, дип басым ясады.

Сүриядә химик корал кулланылу турындагы хәбәрләрне тикшерүче, узган атна ахырында Сүриядән киткән БМО белгечләренә йомгак ясап үз сүзләрен әйтү өчен әле ике атна вакыт кирәк булачак. Интернетка чыгарылган бу видеода БМО тикшерүчеләренең махсус битлекләр киеп Сүрия башкаласы Димәшкнең Замалка бистәсендә химик корал куллану турындагы хәбәрне тикшерүе турында әйтелә.

БМО вәкилләре Сүриядә химик корал куллануны тикшерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:55 0:00


АКШ президенты Барак Обама исә узган шимбә көнне Әсад хакимиятенең 21 августта Димәшк янында 1400-дән артык кешене химик корал кулланып үтергәнлегенә бер шиге дә булмавын белдерде.

Джон Керри
Джон Керри
1 сентябрьдә АКШ дәүләт секретаре Джон Керри АКШ телевидениесендә чыгыш ясап Сүриядә зарин газы кулланганлыгына Кушма Штатларның дәлилләре бар, диде. Керри әйтүенчә, бу дәлилләр Мәскәүгә дә тапшырылган.

Дүшәмбе көнне Кытай тышкы эшләр министрлыгы да АКШның бу дәлилләренең Пекинга тапшырылганлыгын раслады, әмма БМО тикшерүчеләре үз хисапларын чыгарганчыга кадәр көтәргә кирәк, диде.

Барак Обама Ак Йортта Балтыйк илләре җитәкчеләре белән очрашуда Сүрия турында сөйләшүләр алып бара
Барак Обама Ак Йортта Балтыйк илләре җитәкчеләре белән очрашуда Сүрия турында сөйләшүләр алып бара
Шимбә көнне АКШ президенты Барак Обама Сүрия хөкүмәте кабат химик корал куллана алмасын өчен анда махсус хәрби чара башлау турында карар иткәнлеген, әмма аңа керешү өчен Конгресс ризалыгын алырга теләвен белдерде. Обама әйтүенчә, бу чарада җир өсте гаскәрләре катнашмаячак. АКШ конгрессы хәзер җәйге ялда һәм үз эшен 9 сентябрьдә генә яңартачак.

АКШ төбәктә үз хәрбиләре санын арттыра барганда, Русия дә анда өстәмә хәрби күзләү көчләрен җибәрә.

Сүрия хөкүмәте исә үзенең химик корал кулланганлыгын кире кага һәм химик корал куллану өчен оппозицияне гаепли.

2 сентябрьдә Сүрия хөкүмәте БМО генераль-секретаре Пан Ги Мунга хат белән мөрәҗәгать итеп “Сүриягә карата бернинди агрессиягә дә” юл куймаска һәм низагка дипломатик чишелеш эзләүне дәвам итәргә чакырды.

1 сентябрьдә Гарәп Лигасы илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуында БМОны һәм халыкара җәмәгатьчелекне Сүриядә химик корал куллану өчен җаваплыларны туктату чаралары күрергә чакыручы резолюция кабул итте. Бу резолюциядә 21 августтагы химик корал һөҗүме өчен тулысынча Сүрия хөкүмәте гаепләнә.

Ул арада гарәп интернетына Сүриядәге химик корал корбаннарын сурәтләүче яңадан яңа видеолар чыгарыла. Интернетка чыгарылган бу видеода Димәшк янындагы Замалка бистәсендә 21 августтагы химик корал һөҗүменә дучар булган кешенең үз улы белән күрешүе сурәтләнә. Ата кеше үз улы ул һөҗүмдә һәлак булган дип уйлаган. Бу видеода ата кешенең Әлаа исемле, улының Мөхәммәт исемле булуы белдерелә.

Сүриядә газ һөҗүменнән исән калган ата үз улы белән күрешә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00

Түбәндәге видео интернетка Димәшк янындагы Замалка бистәсендә газ һөҗүме булган көнне үк чыгарылган иде.

Сүриядә оппозиция хакимиятне агулы газ куллануда гаепли
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00

Химик матдәләр белән кешеләрне үтерүләр инде берничә йөз ел элек үк башланган булса да, соңгы йөз елда химик корал кешеләрне күпләп үтерү өчен кулланылып килә. Кайбер исәпләүләргә караганда, 1914 елда Беренче дөнья сугышы башланганнан бирле бүгенгә кадәр химик кораллардан миллион ярым кеше һәлак булган.

Беренче дөнья сугышында хлорин, горчица газы, фосген кулланылган. Икенче дөнья сугышында һәм Вьетнам сугышында кешеләрне напалм белән күпләп үтергәннәр. Ипритны Беренче һәм Икенче дөнья сугышларында да, Иран-Гыйрак сугышында да кулланганнар. 1980-нче елларда Гыйрактагы Сәддам Хөсәин хакимияте көрдләргә каршы зарин газын кулланды. Сүриядәге ватандашлар сугышында да зарин белән 1400-дән артык кеше үтерелде.

1925 елда Женева протоколында химик корал куллану кысаларын билгеләү омтылышы булган. 1992 елгы Химик корал турында конвенция химик корал куллануны гомумән тыйды. Әмма әле бу халыкара килешүгә кушылмаган күп кенә илләр кала бирә.

XS
SM
MD
LG