Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:22

"Казан мөселман киносы фестиваленә барсы да әзер"


"Уен тәмам" фильмыннан күренеш

"Уен тәмам" фильмыннан күренеш

IX Халыкара Казан мөселман киносы фестивале 5 сентябрьдә ачыла. Бәйгедә Татарстаннан алты, Башкортстаннан ике фильм катнаша.

Казан мөселман киносы фестивале арт-директоры Альбина Нәфигова Азатлык радиосына бу чарага барсы да әзер икәнлекне белдерде. Аның сүзләренчә, бәйгегә Русиядән үткән 14 фильм арасында Татарстан әзерләгән алты әсәр бар, аның дүртесе мультфильмнар.

Максим Швачконың “Уен тәмам” әсәре 10 кыска метражлы фильм арасында бәйгегә чыга. Бу әсәр өч бертуган кызның балачаклары тәмамлангач олы тормышка чыгар алыннан күңел каршылыклары турында.

"Игътибар үзәгендә - кеше" фильмыннан

"Игътибар үзәгендә - кеше" фильмыннан

Сайлап алу комиссиясе тагын татарстаннар төшергән "Игътибар үзәгендә – кеше" дип аталган документаль фильмны шулай ук бәйгегә алган. Бу әсәр 30 елдан артык Казан университетында журналистика факультетын җитәкләгән публицист Флорид Әгъзамов турында. Аны яшь режиссерлар Дмитрий Тарханов һәм Артем Анохин төшергән. "Игътибар үзәгендә – кеше" 2011 елгы фестивальдә бәйгедән тыш күрсәтелгән иде инде. Режиссерлар бу әсәрне хатирәләргә, истәлекләргә нигезләнеп эшләгән. Матбугат чараларында эшләүчеләр Флорид әфәнде турында җылы хатирәләрен барлый.

Кырымтатар халкының Сталин депортациясенә дучар булып фаҗигале тарихын яктырткан "Хайтарма" әсәре быелгы фестивальдә бәйгедән тыш 10 сентябрь көнне "Родина" кинотеатрында күрсәтеләчәк. Әләге әсәрнең үзәгендә ике тапкыр Советлар берлеге каһарманы дәрәҗәсенә ия булган очучы Әхмәтхан Солтан образы. Ул 1944 елның маенда Севастополь азат ителгәч туган җире Алупкага ялга кайта һәм аның күз алдында кырымтатарларын илләреннән сөрә башлыйлар...

Бу тетрәндергеч әсәрне төшерүчеләр фильмнарын Казан бәйгесенә тәкъдим иткән булган. Әмма сайлап алу комиссиясе өстенлекне башка фильмга биргән.

"Хайтарма" әсәре бәйгегә үтмәде. Бәйге програмы төрле темалар яктыртылырлык итеп төзелә. Сугыш темасына әсәрләр күп килде. Бәйгегә "Түгәрәкләр" ("Круги") әсәре үтте. Ул Германия, Франция, Сербия, Хорватия иҗатчыларының уртак җимеше. Ә "Хайтарма" ул бәйгедән тыш "Сугыш һәм тынычлык" програмына керде. Анда сугыштан соң мәдәниятләр аралашуына кешеләрнең ничек кереп китүе, йә булмаса бу диалогны таба алмавы турында фильмнар күрсәтелә", диде Нәфигова.

Нәфис фильмнар арасында "Түгәрәкләр"дән кала тагын АКШ, Азәрбайҗан, Иран, Казакъстан, Мисыр, Русия, Төркия, Сенегал-Франция, Үзбәкстанда эшләнгән әсәрләр көч сынашачак.

Бәйге шартларына күрә, ун нәфис фильм, ун кыска метражлы уен фильмы, ун озын документаль фильм, ун кыска документаль фильм һәм ун анимация фильмы бәйгегә чыга.

"Ачы бал" фильмыннан

"Ачы бал" фильмыннан

​Башкортстаннан ике әсәр бәйгегә үткән. Айнур Әскәровның "Ачы бал"ы кыска документаль фильмнар, ә Рим Шәрәфетдиновның "Алдар һәм соры бүре" әсәре мультфильмнар исемлегендә.

Анимация фильмнарында Татарстаннан дүрт әсәр катнаша. Алар барсы да "Татармультфильм"да төшерелгән. "Мактанчык чыпчык", "Шүрәле", "Карбыз" һәм "Туган җирем әкиятләре"нең авторы бер – Сергей Киатров.

Бәйгедә татар даны булган һәм дөнья балет сәхнәсендә "Очучы татар" дип бәяләнгән Рудольф Нуриевка багышланган фильм да бар. "Рудольф Нуриев. Фетнәле демон"ны төшерүчеләр биючене каршылыклы шәхес буларак ача. Аның тормышындагы иң якты һәм шул ук вакытта драматик мизгелләрне үз эченә алган бу әсәрдә Париж, Петербур, Казан, Уфа, Мәcкәүдән дуслары, хезмәттәшләре, балет тәнкыйтьчеләре хатирәләре белән уртаклаша.

Нуриевка багышланган бу документаль фильмның продюсеры, "Свой почерк" компаниясе директоры Әлфия Чеботарева фестиваль көннәрендә Казанда булачак һәм биючегә багышланган яңа нәфис фильм төшерү планнары белән дә уртаклашачак.

"Рудольф Нуриев. Фетнәле демон" фильмыннан

"Рудольф Нуриев. Фетнәле демон" фильмыннан

"Рудольф Нуриев. Фетнәле демон" (режиссеры Татаьяна Малова) быел 24 гыйнварда Петербурда тәкъдим ителде. Фильмны тәкъдим итү кичәсендә Чеботарева Нуриев турында: "Ул үзенең һәр адымы белән сәнгать тудырды", дип белдергән иде. Биючегә багышланган бу фильм XXXV Халыкара Мәскәү кинофестивалендә дә күрсәтелде. Экраннарга быел көз уртасында чыгачак дип белдерелә.

Казан фестивале кысаларында булган чаралар эчендә Салават Юзеевның "Корбан-роман" фильмы да тәкъдим ителәчәк. Бу нәфис фильм 2012 ел ахырында һәм 2013 ел башында төшерелде. 2014 елда экраннарга чыгар дип көтелә.

​Кинорежиссер, сценарийлар язучы, актер һәм режиссер Карен Шахназаров Казан фестивалендә жюри рәисе булачак. Жюрида Иран режиссеры Дариуш Мехруджи, Чехиядән кино тәнкыйтьчесе, мәдәният белгече, Халыкара Карловы Вары кинофестивале киңәшчесе Вера Лангерова, Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәнит һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, "Үзбәкфильм" режиссеры Камара Камалова, Төркиядән кино тәнкыйтьчесе, журналист Али Коса, Беларустан кино белгече, педагог Людмила Перегудова бар.

IX Халыкара Казан мөселман киносы фестивале 5-11 сентябрьдә үтә. Бәйгедә катнашкан һәм шулай ук бу чара кысаларында махсус програмга кергән фильмнар "Родина", "Мир", "Гранд-Синема", "Киномакс" кинотеатрларында, Халыклар дуслыгы йортында күрсәтеләчәк.

XS
SM
MD
LG