Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә: Галимуллинның әнисенә 150 мең түләнергә тиеш


Татарстан югары мәхкәмәсенең гражданлык эшләрендә хөкемдарлар шурасы Русия финанслар министрлыгы гаскәргә барырга җыелу урыныда һәлак булган Илназ Галимулинның әнисе Эльмира Галимуллинага 150 мең сум түләргә тиеш дигән карар чыгарды.

Галимуллинага килгән рухи зыян өчен компенсация түләргә нигез юк дип белдергән Вахитов районы мәхкәмәсе карары кире кагылды.

Хәрби прокуратура белдерүенчә, 2012 елның 29 июнендә гаскәргә бару урынында Илназ Галимулинны хуҗалык эшләренә җәлеп иткәннәр. Берникадәр вакыттан соң 20 яшьлек егет дүртенче катан сикерә һәм шул ук көнне хастаханәдә вафат була.

Казанда яшәүче Илмира Галимуллина 20 яшьлек улы Илназның һәлак булуыннан килгән рухи зыян өчен 1.5 млн сум акча таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.
XS
SM
MD
LG