Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:20

"Татарстан-Төркия хезмәттәшлеге Мәскәүгә дә файдага"


Эрдоган Казанга сәфәре вакытында Кол Шәриф мәчетендә булды

Эрдоган Казанга сәфәре вакытында Кол Шәриф мәчетендә булды

4 сентябрьдә Казанда Татарстан-Төркия форумы ачыла. Бер яктан республикада төрек мәктәпләре, төзелеш ширкәтләре ябылса, икенче яктан төрекләр белән бәйле уртак чаралар арта.

Чәршәмбе көнне Татарстан-Төркия эшлекле форумы тантаналы рәвештә “Корстон” үзәгендә ачылачак. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия икътисад министры Зафәр Чаглаянның катнашуы көтелә. Әлеге чара кысаларында күбрәк икътисад, сәүдә мәсьәләләре тикшереләчәк, килешүләр имзаланачак.

Әйтергә кирәк, соңгы елларда Татарстанда төрекләрне “үпкәләтү”ләр дә булмады түгел. Федераль үзәк “ярдәме” белән шактый уңышлы эшләп килгән татар-төрек мәктәпләре ябылды, төзелештә эшләүче төрекләр виза белән проблемнар чыгу сәбәпле кире туган якларына кайтып китәргә мәҗбүр булды.

Шул ук вакытта Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоган Казанда булып китте, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Төркиягә барды. Диалог-Евразия журналының Казандагы вәкиле, икътисадчы Рәсим Хөснетдинов әйтүенчә, чәршәмбе узачак эшлекле форум да, ноябрьгә билгеләнгән Русия-Төркия җәмәгатьчелек форумы да ике як җитәкчеләрнең тырышлыгының нәтиҗәсе.

“Мәдәни багланышлар булганда дуслык һәм ышаныч арта, ә ышаныч булганда инвестицияләр килә. Мисал өчен, Алабугада берничә төрек ширкәте үз эшен башлады. Бу агач эшкәртү, шешә җитештерү ширкәтләре. Башка җирләрдә дә Алабугадагы кебек ирекле икътисади зоналар төзеп карадылар, ләкин уңышка ирешмәделәр, чөнки чит илдән инвестиция булмады. Ә Алабугага төрекләр инвестиция кертте. Җитәкчелек ничектер бу эшкә төрекләрне җәлеп итә алды. Бу шулай ук зур уңыш. Алар җитәкчелеккә ышанганга акчаларын кертә. Төркия Русия белән икътисади элемтәләрне арттырырга кирәклеген аңлый, чөнки иң бай илләрдән санала. Ә сәнәгать ягыннан Татарстан Русиядә көчле төбәк булып тора. Бигрәк тә нефтехимия тауарлары Төркиягә китә. Сәүдә әйбәт барган саен җитәкчелек хезмәттәшлекне арттыра гына.

Мисал өчен, төрек ширкәте Казанда Әмирхан урамында өч зур бина төзиячәк дигән хәбәр булды. Аннары төрекләр "Анадолу" медицина үзәген ачты. Хәзер медицина, туризм ягыннан да Төркия Европа белән көндәшлек итә алырлык дәрәҗәгә җитте. Төзелешкә килгәндә дә алар тиз һәм кулайлы бәядән төзи. Сыйфаты да начар түгел. Хәзер Татарстан ширкәтләре дә төрекләр кебек төзергә өйрәнде. Төрекләрнең тимер бетон белән төзү ысулы күп мөмкинлек бирә. Шуңа кайбер төзелештә эшләүче төрекләрне кайтарып җибәрделәр”, ди ул.

Узган елны оештырылган мебель форумы

Узган елны оештырылган мебель форумы

Әлбәттә, Татарстандагы кайбер татарлар һәм мөселманнар төрекләргә күбрәк кардәш халык буларак карый һәм мәдәни, белем бирү ягыннан хезмәттәшлекнең артуын кулай күрә. Әнкараның республикага икътисади яктан файда китерә торган төбәк буларак кына каравына үпкәләүчеләр дә юк түгел.

“Һәрбер җитәкчегә үз иленә файда китерү мөһим. Безгә дә үз файдабызны уйларга кирәк. Русиядә икътисади, мәдәни, спорт ягыннан үзебезне күрсәтә башладык икән, димәк, нефть беткәч без бу танылуны ничек файдалана алабыз шуны уйларга кирәк. Нефть бит чиксез түгел, моның урынына без нәрсә сата алачакбыз. Бәрәңге, суган сатып яши алмыйбыз бит. Шуңа җитештерү ягыннан мөмкинлекләрне карап файда алырга тиеш.

Төркия эшмәкәрләренә дә Русиядә эшләү җиңел түгел. Табышсыз китүчеләре дә күп. Төрек эшмәкәре өчен Русия рисклы урын, шул ук вакытта керем ягыннан да табышлы урын. Сәүдә шундый эш”, ди Хөснетдинов.

Ноябрьдәге Русия-Төркия форумының да Казанда узуы инде Мәскәүнең бу дуслыкка “тынычрак” карый башлавын күрсәтә кебек. Хөснетдинов әйтүенчә, бу ике яклы хезмәттәшлек инде 20 ел диярлек дәвам итә һәм федераль үзәк сәүдә мөнәсәбәтләренең асылын аңлады.

“Әлбәттә, Мәскәү куркуының нигезе дә бар, чөнки Татарстан - Төркия кебек мөселманнар яшәгән төбәк. Татарстанның Русиядән аерылып чыгуы турында сөйләүчеләр дә юк түгел. Ләкин икътисади, сәүдә бәйләнешләре инде ике-өч ел гына бармый. Ноябрьдә бу зур форумның Казанда узуы да җайлы урыны, тәрҗемәчеләр булуы, төрек эшмәкәрләренең танылуы белән бәйләдер. Аннары Казан Мәскәү кадәр кыйбат шәһәр түгел. Чараны үткәрү дә арзанракка төшәдер.

Хәләл индустрия үсешендә дә Татарстанда уңышлар бар. Мәскәү моңа аяк чалмый, чөнки чалса, бу өлкәдә башка эшләүчеләр юк. Русиянең Төркия белән сәүдә әйләнеше яхшырак булган саен уңышы артты, көндәшлек булганда сыйфатлы тауар алырга мөмкинлек булачак. Бөтен әйбер Кытайдан гына килеп тулу да яхшыга түгел, альтернатива булырга тиеш. Әлбәттә, иң яхшысы - үзеңдә җитештергән тауар, ләкин бу бит тора-бара гына барлыкка килә”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG