Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли Мәҗлес оешмасы Бәшәр Әсад хакимиятен гаепләде


Татар халкының Милли Мәҗлес оешмасы Сүриядәге вәзгыятькә карата белдерү белән чыкты. Оешма рәисәсе Фәүзия Бәйрәмова белдерүенчә, Бәшәр Асад җитәкчелегендәге хакимият үз халкына каршы айларга-елларга сузылган канлы сугыш алып бара, гади халык, балалар, картлар, хатын-кызлар меңәрләп юк ителә, аларга каршы хәтта химик корал да кулланылды.

“Әгәр Әсад һәм ул таянган режим хакимияттә кала икән, гади халыкны юк итү дәвам итәчәк, шуңа күрә илне шушы хәлгә китергән бу кешеләр хакимияттән китәргә һәм хөкем ителергә тиеш. Бу очракта без дөнья җәмәгатьчелегенең – АКШ, Франция, Төркия һәм гарәп илләренең таләпләренә кушылабыз”, ди Бәйрәмова.

Белдерүдә Русия хакимиятенең Сүриягә корал җибәреп торганга Әсад сәясәтен ахыргача яклавы турында әйтелә. Татар имамнарын, Русиядәге мөселманнарны Мәскәү сәясәтенә катнашмаска чакыра Милли Мәҗлес.

"Хәзер Русиянең кайбер шәһәрләрендә татар муллалары Сүриядәге хәлләргә багышланган митинглар уздыра, сугышка каршы булу сылтавы белән, алар Әсад хакимиятен яклау юлына басты. Без дә сугышка каршы, әмма Сүриядә ул сугыш күптән бара инде, һәм Әсад хакимияттә булганда, бу сугыш беркайчан да тукталмаячак. Шуңа күрә без татар имамнарын, Русия мөселманнарын бу мәкерле сәясәттә катнашмаска, Сүрия халкына каршы Русия кулындагы корал булмаска чакырабыз. Үз халкына каршы тыелган химик корал кулланган Әсад һәм аны шушы корал белән тәэмин иткән Русия дәүләте халыкара мәхкәмдә җавап тотарга тиеш”, диелә белдерүдә.
XS
SM
MD
LG