Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:51

Рафсанҗани Сүрия хөкүмәтен химик корал куллануда гаепли


Интернетта Иранның элекке президенты Әкбар Хашеми Рафсанҗаниның Сүрия хөкүмәтен химик корал куллануда гаепләвен сурәтләүче видео пәйда булды. Элегрәк Иран хөкүмәте Рафсанҗаниның сүзләрен хәбәр агентлыклары дөрес тапшырмаган дип андый гаепләү булганлыгын кире каккан иде.

Бу видео Рафсанҗани Мазандаран виләятендәге Савад Куһ районында чыгыш ясаганда төшерелгән.

“Сүриядә 100 меңнән артык кеше һәлак булды, сигез миллион кеше ил эчендәге башка урынга яки читкә качты. Төрмәләр кешеләр белән, шул исәптән тыныч халык белән тулды. Төрмәләр шул кадәр шыплап тулган ки, алар инде кешеләрне спорт корылмаларына ябып тота. Кешеләр коточкыч шартларда тотыла. Халыкка карата үз хөкүмәте химик корал куллана, өстәвенә американ бомбалары төшүен көтәләр”, диде Рафсанҗани.

Рафсанҗаниның әйткәннәрен якшәмбе көнне Иранның ярымрәсми Эшчеләр хәбәрләре агентлыгы сүзгә-сүз тапшырган иде. Әмма бераздан бу хәбәргә үзгәрешләр кертелеп, Сүрия хакимиятен гаепләүче сүзләр юкка чыкты. Дүшәмбе көнне Иран тышкы эшләр министрлыгы Рафсанҗани әйткәннәр бозып тапшырылган булган, диде.

Иран 21 августта Сүрия башкаласы Димәшк янында химик корал куллану өчен рәсми рәвештә Сүрия гыйсъянчыларын гаепләп килә.

Сүрия президенты Бәшәр Әсадның иң якын беректәшләреннән берсе булган Тәһран аңа акчалата да, корал белән, шул исәптән ракетлар белән дә ярдәм итеп китә.

Рафсанҗани еш кына Көнбатыш белән каршылыкка керүне хупламаучы уртачылрак позициядәге прагматик консерватив сәясәтче дип бәяләнә.

Аның Иранда июнь аенда үткән президент сайлавында намзәт буларак көрәшкә чыгуы илдә күптәннән хакимлек иткән кадимчеләр белән килешмәүче реформа тарафдарларында өмет уяткан иде. Әмма май аенда Иран инкыйлаб сакчылары шурасы аны сайлаудан читләштерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG