Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты комитеты Сүрия резолюциясе өлгесен әзерләде


АКШ Сенатының халыкара мөнәсәбәтләр комитеты Сүриягә хәрби операция резолюциясенең өлгесен әзерләде.

Бу резолюция өлгесендә хәрби операциянең 60 көнлек икәнлеге һәм тагын бер тапкыр 30 көнгә арттыру мөмкинлеге булу турында әйтелә. Документта АКШ хәрбиләренә Сүриядә җир операциясендә катнашу тыелганлыгы белдерелә.

Бу документ Сенат комитетында чәршәмбе тавышка куелыр дип көтелә. Әгәр күпчелек тавыш җыйса, аны Сенат барлык әгъзалары белән караячак.

Узган атнада АКШ президенты Барак Обама, Сүрия хакимиятен химик корал куллануда гаепләп, Конгресс хуплаган вакытта гына, хәрби операция үткәреләчәген белдерде.

Бу мәсьәлә 9 сентябрьдә Вәкилләр пулатында да тикшерелер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG