Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырык Сайдак мәктәбенә клуб кушмакчылар


Кырык Сайдак мәктәбе
Кырык Сайдак мәктәбе

Буа районында бюджет акчасын янга калдыруның үзенчәлекле юлын уйлап тапканнар: Кырык Сайдак авылындагы мәктәп түбәсе астына җирле үзидарә һәм мәдәният йортын кертергә ниятлиләр. Мондый оптимизациягә җирле халык каршы.

Кырык Сайдак авылы мәктәбе мөдире Рафис Арифуллин сүзләренә караганда, белем йортына клубны кушу турында конкрет карар әлегә юк. Уку елы инде башланган. Быел мондый оптимизация бәлки кичектерелер дә. Теоретик яктан мәктәпкә клубны кушу мөмкин эш. Рафис Арифуллин моның нәтиҗәсендә мәктәпкә зыян килмәячәк дигән фикердә, чөнки клубка керү ишеге аерым булачак. Сәхнә һәм тамаша залы буларак мәктәпнең спорт залын көйләргә була.

​Кырык Сайдак мәктәбе 1989 елда төзелгән. Аның бер ягында балалар бакчасы, икенчесендә мәктәп. Белем йорты ерактан үк үзенең чисталыгы белән күзгә ташлана. Мәктәп белән бер түбә астына керергә тиешле клубка килгәндә, бу ике катлы кирпеч бина. Тыштан ул начар күренми. Эчтән киресенчә. Түшәм ага, кышын монда салкын, ди Буа районы Кырык Сайдак авылы башкарма комитеты сәркатибе Флера Гамирзаева. Клубның икенче катында урнашкан загс бүлмәсендә Кырык Сайдак авылының җирле үзидарәсе урнашкан. Клуб белән бергә мәктәпкә анысы да күчәчәк.
Кырык Сайдак мәктәбенә клуб кушмакчылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:07 0:00

Клуб бинасы төзекләндерүгә мохтаҗ. Җирле бюджетта да, районныкында да моңа акча каралмаган. Мәдәният йортының бер еллык коммуналь түләүләре генә дә 300 мең сумга якынлаша. Клубны мәктәпкә кушу бу очракта чыгымнардан котылуның бердәнбер юлы. Авыл мәктәбеннән күп функцияле үзәк ясау идеясе җирле түрәләренең башына килгәндер мөгаен. Буа районы башкарма комитеты җитәкчелеге әлегә анык җавапны әйтми, барысын да имеш-мимешләргә сылтап калдыра.

Клубны кушсалар, мәктәп тәртипсезлек оясына әвереләчәк, яшьләрнең биредә эчеп, сугышып ятуы бар, ди авыл халкы.
XS
SM
MD
LG