Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:17

Сүриядә яшәүче Ифира Хәлимова илдә вәзгыять нык катлаулануга карамастан Русиягә кайтырга җыенмауларын белдерде. Якын көннәрдә алар улларын өйләндерәчәк. Хәлимова сугыш сәбәпле бәяләрнең нык артуын, гади халыкның бу сугыштан туйганын әйтә.

Азатлык радиосы Сүриянең Төркия чигенә якын Хәсәкә шәһәрендә яшәүче, чыгышы белән Татарстанның Актаныш якларыннан булган Ифира Хәлимова белән элемтәгә керде. Җәмәгате сүрияле Йосыф белән алар биш бала үстерде, бер оныклары бар. Ифира белән Йосыф Казан университетында укыганда танышалар. 1986 елда кушылгач, иренең туган иленә – Сүриягә китеп яши башлыйлар.

Хәскәгә шалтыраткач телефонны бер егет алды. Татарча аннан "Ифира ханымны мөмкинме?" дип сорагач, ул: "Әйе", дип җавап бирде һәм әнисен чакырды.

– Ифира, хәлләрегезне белү өчен шалтырата идек, хәлләргез ничегрәк анда.

– Без имин, Аллага шөкер.

– Татарстанга китү турында уйлар юкмы?

– Хәзер юк инде, әгәр иртәрәк кайтып киткән булсак, бәлки булган да булыр иде. Күпкә түзгәнне – азга түзәрбез инде дигәндәй, бәлки бер-бер очы-кырые килеп чыгар бу хәлләрнең. Ходай кушып, балалар укып йөриләр. Аларны укуларыннан аерып ничек кайтып китәсең инде. Улым Хәсән әле яңа гына имтиханнарын биреп бетерде. Табип белгечлеге ала ул. Без аны өйләндерергә торабыз әле, шушы атна-ун көндә. Кайту мөмкинлеге юк инде хәзер.

– Никах була инде алайса?

– Никах та була, Ходай кушып туй да итәрбез инде. Булачак килен балабыз да медицина факультетында укып йөри. Гарәп кызы ул, Диям исемле. Бергәләп укып бетерерләр дип торабыз.

– Алар икесе дә Хәсәкәдә укыймы?

– Улым имтиханнарын Хәсәкәдә бирде, ә киленебез Димәшктә укый.

– Димәшктә вәзгыять катлаулырак дип әйтәләр.

– Бөтен җирендә дә түгел инде ул. Ул (бәрелешләр) урыны-урыны белән бит. Яңа гына киленебез шалтыратты. Шәһәрдә ул-бу юк, барыбыз да иминнәр, тыныч, базарларга чыгабыз, әйберләр алабыз, дип әйтте.

Без дә монда Хәсәкәдә имин генә яшәп ятабыз. Безнең шәһәр Сүриянең бер читендә бит ул. Хәзер олы кызымның Тәмин исемле малае бар, ул тәпи йөри башлады.

– Димәшк тирәсендә химик корал кулланылган дигән хәбәрләр булды.

– Хәсәкә Димәшктән бик ерак, якынча 800-900 чакрымлап булыр. Бу хәлләрне телевизордан карап кына беләбез. Безгә якын-тирәдә андый-мондый хәлләр юк, Аллага шөкер!

– Хәсәкә Аллеподан еракмы соң? (Сүриядә ватандашлар сугышы башлангач бәрелешләрнең Аллепода да булуы турында хәбәр ителгән иде)

– Ул шулай ук якын түгел, арабыз машина белән биш сәгатьләп булыр. Безнең шәһәрдә, бер кырыйда булганга, тынычлык.

– Сезнең шәһәрдә бәрелешләр, атышлар, корал куллану булмадымы?

– Юк, юк. Азык-төлекләр кыйммәтләнү бөтен җирдә һәм бездә дә бар инде. Аллага шөкер, ипи генә кыйммәтләнмәде. Яшелчә, җиләк-җимешләрнең бәяләре артты.

– Ничә мәртәбә?

– Бераз-бераз артып торгач, аны бик сизмисең дә инде, әмма кыйммәтләнде. Доллар һәм алтын кыйммәтләнде бит. Шуңа бәйле бәяләр дә үсә торгандыр инде. Элекке белән чагыштырганда доллар ике-өч тапкыр артты.

– Сүриядән башка илләргә китүчеләр һәм шулай ук ил эчендә тынычрак урынга күчүчеләр бар дип тә белдерелә. Тынычрак дип әйтәсең, сезнең Хәсәкә шәһәренә күчеп килүчеләр юкмы?

– Безгә күчеп килүчеләр юктыр. Хәсәкә кечкенә шәһәр бит ул, бездә үзгәрешләр юк.

– Сүриягә читтән һөҗүм булу мөмкинлеге дә белдерелә, ә Сүрия халкы үзе бу хакта нәрсә дип сөйли?

– Мин бит өйдә генә утырам. Кеше кебек эшкә йөрсәм, башкалар сөйләгәнне тыңлап белгән булыр идем. Телевизордан гына карыйбыз. Сугышны беркем дә теләми аны.

– Хөкүмәт гаскәрләре һәм баш күтәрүчеләргә килгәндә, халык кайсын хуплый соң?

– Бездә бит хөкүмәт (идарәсе). Элеккечә эшкә йөриләр. Балалар укырга җыена. Әле 1 сентябрьдән укырга бармадылар, гадәттә уку 15енән башлана. Әле туй мәшәкатьләре белән китап-дәфтәрләр алуны бераз онытып та җибәргәнбез. Бер кызым җиденче сыйныфка бара. Университетка кергәннәрнең исемлеге чыкты. Безнең шәһәрдә гадәти тормыш дип әйтер идем мин.

– Русия илчелегеннән шалтыратып хәлегезне белештеләрме? Син бит, ялгышмасам, Русия ватандашы.

– Юк, шалтыратмадылар. Бәлки, безнең телефон номерын белми торганнардыр. Өч ел элек Русиягә кайтканда кәгазьләр тутырган идек, аннан соң телефон номерын алыштырмадык микән? Ә болай шалтыратучы булмады.

– Күңелегез тыныч булмаса да тормышыгыз бара дип беләм. Туй да үткәрергә җыенасыз, аның өчен акча да кирәк бит. Мәһәрен дә бирү кирәк, калым да кирәкме?

– Ул гаиләләрнең хәленнән тора инде. Кайбер гаиләләр күп сорый. Ә безнең гаиләләр бер-берсен 15 еллап белгәнгә, алай зур түгел, әмма барыбер бүләкләр һәм алтын аласың инде ул. Шәригать буенча никах кылганда кияү тарафыннан киленгә бирелергә тиеш мәһәр дә бар.

– Сезнең гаилә җәмәгатең Йосыф тапканга яшиме, эше бармы?

– Әйе, җиребез бар безнең. Шул җирдән килгән уңышка яшибез. Ике тапкыр уңыш җыеп алына, шуның акчасына яшибез. Без, Аллага шөкер, урта хәлле, биргәненә канәгать.

– Ул җиргә нәрсәләр утыртасыз?

– Мамык үстерәбез, бодай чәчәбез. Кайчагында кукуруз чәчәләр, кайвакыт карбыз, яшелчә кебек уңышы тиз өлгерә торган әйберләр дә утырталар. Болай даими бодай белән мамык үстерәбез.

– Йосыф кешеләр яллап эшләтәме?

– Килеп эшләүчеләр дә бар. Йосыфның ир туганнары күп, алар дүрт ир бала. Барсының да җире бергә. Бергәлшеп сөрәләр дә, утырталар да, ә аннан соң уңышның акчасын бүлешәләр. Без шәһәрдә торгач гел кайтып йөреп булмый. Шуңа күрә, уңыш җыйган, чәчкән вакытта булышкан хакларын исәпләп бирә ул. Кайчагында кыяр, помидор утырталар. Бу эшне белә торган кешеләр бар, алар да килеп эшли.

– Татарстанга кайтып килү теләкләре юкмы?

– Илләр тынычланып китсә, андый исәп юк түгел. Без хәзер күп бит. Бөтенебез дә кайтырлык итеп акчалар җыйсак, бер юлга чыгарбыз дип тә торабыз. Әгәр инде бөтенләй кайтып китсәк, йә булмаса мин үзем кайтып китсәм, монда кызым кияүдә, баласы бар, ул кала. Хәзер бүленешеп булмый инде. Бу (Сүрия) балаларның туган җире бит, ә мин үзем түздем инде... Гомер узды инде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG