Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Әрмәнстанны кирегә борылмаска чакыра


Мәскәүдә Серж Саркисян (с) һәм Владимир Путин очрашуы
Мәскәүдә Серж Саркисян (с) һәм Владимир Путин очрашуы

Сишәмбе көнне Әрмәнстан президенты Серж Саркисян Әрмәнстанның Русия җитәкчелегендәге Таможня берлегенә кушылачагын игълан иткәннән соң, чәршәмбе көнне башкала Ереванда бу карарга ризасызлык белдерергә чыктылар.

Чәршәмбе көнне шулай ук Брюссель Ереванның Русия җитәкчелегендәге Таможня берлегенә кушылуы Әрмәнстанның Европа Берлеге белән мөһим сәяси һәм икътисади килешүләр төзү мөмкинлегенә киртә булачак, дип кисәтте.

Хәзерге вакытта Европа Берлегендә рәислек итүче Литваның тышкы эшләр министры Линас Линкевичиус Европа Берлеге Әрмәнстанның Русия, Беларус һәм Казакъстанны үз эченә алган Таможня берлегенә кушылу карарына хөрмәт белән карый, әмма Әрмәнстан “бер үк вакытта ике оешманың да әгъзасы була алмаячак”, диде.

Швеция тышкы эшләр министры Карл Билдт Twitterda моны "кирегә борылу" дип атады һәм “хәзер президент [Серж Саркисян] Кремльне Брюссельдән өстенрәк күрә”, дип язды.

Саркисян Таможня берлегенә кушылырга җыенуын сишәмбе көнне Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшүләрдән соң игълан итте.

Ул шулай ук Әрмәнстанның Евразия икътисади берлеген оештыруда катнашырга әзер булуын да белдерде.

“Мин Әрмәнстанның Таможня берлегенә һәм Евразия [икътисади] берлеген төзү эшенә кушылу ниятен расладым. Бу Әрмәнстанның дәүләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы рациональ карар. Бу карар безнең Европа оешмалары белән диалогны дәвам итүдән баш тартуыбызны аңлатмый. Без бу реформаларны киләчәктә дә дәвам итәргә җыенабыз”, диде Саркисян.

Әмма Әрмәнстан президенты үз чыгышында Европа Берлеге белән көтелгән Ассоциация килешүен телгә алмады.

Европа Берлеге рәсмиләре үз эченә ирекле сәүдә килешүен дә алган Ассоциация килешүе белән бер үк вакытта Таможня килешүен дә имзалау мөмкин булмаячагы турында Әрмәнстанны кат-кат кисәтә килде.

Ноябрь аенда Вильнюста үтәчәк Европа Берлеге саммитында Әрмәнстанның Европа Берелеге белән Ассоциация килешүе төзүе карала иде.

Русия, Беларус һәм Казакъстан икътисади өлкәдә Европа Берлегенә көндәш итеп 2010 елда үзләренең Таможня берлеген төзеде.

Былтыр исә алар Уртак иътисади киңлек дип аталган оешма төзеделәр һәм 2015 елга Европа Берлегенә охшаган Евразия икътисади берлеге төзү максатын игълан иттеләр. Мәскәү кайбер элекке совет республикаларын бу эшкә җәлеп итү өчен басымны арттырганнан арттыра башлады.

Сишәмбе көнне Литва тышкы эшләр министры Линкевичиус һәм Европа Берлегендәге тагын җиде илнең тышкы эшләр министрлары Русияне элекке совет республикаларына басымны туктатырга чакырды.

Русия Европа Берлеге Ассоциация килешүе төзергә җыенучы Украинага да басымны арттырды. Соңгы айларда Мәскәү ачыктан-ачык Украинаны ул килешүдән баш тартырга һәм үзенең Таможня берлегенә кушылырга чакырып Украинада җитештерелгән кайбер әйберләрне Русиягә кертүне тыйды һәм хәтта тикшерү сылтавы белән Украинадан килүче әйберләрне чик буенда озак вакытка тоткарлый башлады. Әмма Русиянең бу басымына да карамастан Киев ноябрь аенда Вильнюста Европа Берелеге белән килешү имзалар дип көтелә.

Джуди Шэлтон
Джуди Шэлтон
Күренекле икътисад белгече һәм АКШта урнашкан Демократия фонды рәисе урынбасары Джуди Шэлтон Азатлыкка Русиянең мондый сәясәт алып баруына аңлатма биреп: "Мәскәү элек үз контролендә булган җирләрдә икътисади гына түгел сәяси тәэсирен дә яңадан көчәйтергә тели. Әмма Русия өчен төп проблема -- Мәскәүнең яңа берлек төзү, берьяктан караганда иске берлекне торгызу тырышлыклары Русия икътисади моделенең киләчәге бик үк рухландырмый торган чакка туры килүе. Русия икътисады чимал, нефть сату хисабына гына диярлек яши. Минемчә анда коррупция бик зур проблемага әверелгән һәм без анда гади халык хисабына бай олигархлар өчен өстенлекләр бирелгәнлеген күрдек", диде.
XS
SM
MD
LG