Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның элекке министры штрафка хөкем ителде


Зиннәт Аллаяров (с) һәм Ринат Тимербаев
Зиннәт Аллаяров (с) һәм Ринат Тимербаев

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Башкортстанның элекке мәгариф министры Зиннәт Аллаяров һәм аның элекке урынбасары Ринат Тимербаевның казна акчасын туздыру мәсьәләсен карады.

Элекке мәгариф министры һәм аның урынбасары 2010 елда вәкаләтләрен бозуда гаепләнгән иде. Атап әйткәндә, аларга Дуван районы Ярославка авылы мәктәбен төзүдә канун бозу - төзүче ширкәтләр арасында конкурс үткәрмәү һәм төзелешкә акчаны 63 миллион сумга күбрәк куллану гаебе белдерелгән иде.

Мәхкәмә казнадан төзелешкә бүленгән 182 миллион сум акчаның төзелешкә кирәк дип табылганнан азрак булуын билгеләде. Гаепләнүчеләрнең бары конкурс уздырмау һәм документлар тутыруда хаталары барлыгы гына ачыкланды. Нәтиҗәдә мәхкәмә аларны аклау мөмкинлегенә ия булса да, штрафка тарттырды.

Эш шунда, әлеге эш буенча өченче кеше - “Уфатөзелешинвест” ширкәте башы Александр Шерышев 2011 елда хөкем ителгән иде инде. Ул мәхкәмәдә үзенең гаебен танып шартлы хөкем ителде. Шуңа бу эш буенча гаепләнүче калган әлеге ике кеше акланмады. Элекке мәгариф министры Зиннәт Аллаяров 100 мең, аның элекке урынбасары Ринат Тимербаев 115 мең сум штраф түләргә хөкем ителде.

Аналитиклар бу эш башта сәяси төсмер алса да, соңрак хакимиятләр аңа игътибарын туктатты дип исәпли. Исегезгә төшерәбез, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов вазифасына килгәч “төрле кызыклы җинать эшләре һәм утыртулар булачак” дип ирештергән иде. Шуннан соң элекке хөкүмәт җитәкчесе Раил Сарбаев һәм элекке төзелеш, архитектура министры Равил Ибәтуллин һәм әлеге икәүгә җинаять эшләре ачылган иде. Президент ышандырган “кызыклар” шулардан артмады.
XS
SM
MD
LG