Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:48
Татарстан прокуратурасы республикада радикал ислам таралу, җирле халыкның мигрантларны кысырыклавы һәм шулай ук ваһабитларның хәрби лагерьлары булу турында таралган мәгълүматны тикшерде.

Әлегеләр хакында Русия стратегик тикшеренүләр институның Идел буе үзәге җитәкчесе Рәис Сөләйманов мәгълүмат чараларына язган иде.

Прокуратура тикшерүе Сөләйманов язмаларының нигезсез, дөрес булмаган мәгълүмат куллануын, ваһһабилык таралу мөмкинлегенә дәлилләрнең булмавын, экстремизм чагылып китүнең күпертелүен ачыклаган.

Сөләйманов язмаларында укучыга дөрес булмаган яки бозылган мәгълүмат җиткерелә, республикада яшәүчеләр милли һәм дини билгеләре белән бер-берсенә каршы куела, теге йә бу милләткә, конфессия вәкиленә дошманлык тудырыла, диелә прокуратура белдерүендә.

Сөләйманов прокуратурага үзе эшләгән институт җитәкчелеге тарафыннан мәкаләләр язганда аларның нигезләнгән һәм хак булу таләбе куймаганлыгын әйткән. Сөләйманов шулай ук мәгълүматны каян алуын да әйтүдән баш тарткан.

“Сөләйманов эшчәнлеге канун нигезендә экстремизм төшенчәсенә туры килә, республика прокуратурасы аңа экстремист эшчәнлек алып бару ярамаганлыгы турында кисәтү ясады”, диелә белдерүдә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG