Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:56

Хабаровски краенда су басулар аркасында ике меңнән артык торак йорт су эчендә калды, дүрт меңгә якын кеше өйләреннән башка урынга күчерелде.

Амур елгасында су көннән-көн күтәрелә. Крайның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 4 сентябрь иртә белән Хабаровски шәһәре янында Амур суы биеклеге 808 см, ә Амурдагы Комсомольски янында 833 см тәшкил итте. Якын көннәрдә Амурдагы Комсомольскида су тагын да күтәрелеп, сентябрь урталарына 930-980 см биеклеккә җитәр дип көтелә.

Әлеге вакытта Амурдагы Комсомольскида су басуга каршы барлык чаралар күрелә. Ярдәмгә Чиләбе, Миасс, Новосибирски, Владивосток шәһәрләреннән дә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килде. Алар армый-талмый дамбалар төзи, елга ярларын ныгыта.

Чәршәмбе көн буе рәсми чыганаклар халыкны Амур суы башка күтәрелмәде дип тынычландырып торды. Шулай да Амурдагы Комсомольски кибетләрендә озын-озын чиратлар барлыкка килде, халык шәмнән башлап эчәр суын да, азык-төлекне дә күпләп сатып алды. Кибетләр бушап калды. Җирле халык бигрәк тә үз мөлкәтен югалтуга кайгыра, газ, ут-сусыз калудан курка.

Әлеге хәбәр әзерләнгәндә генә Яшьлек шәһәренең “Победа” (Җиңү) бистәсендә төзелгән буаны су ерганы билгеле булды. Табигать Ерак Көнчыгышлыларны сынауын дәвам итә.

XS
SM
MD
LG