Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:02

"Мөхәммәт пәйгамбәр ядкәрләре күргәзмәсе дини мәсьәлә генә түгел"


Дагыстанда Мөхәммәт пәйгамбәр ядкәрләрен карарга килүчеләр яртышар көн чиратта торган. Мондый хәл Изге Ана билбавы Грециядән Русиягә китерелгәч күзәтелгән иде.

Махачкалада Мөхәммәт пәйгамбәр әйберләренә бәйле күргәзмә башланганчы ук аны оешыручылар анда ике миллионнан артык кеше катнашачагын әйтеп куйды. Чыннан да Islam.ru язуынча, халык әлеге әйберләрне карар өчен 5-12шәр сәгать чиратта торган, монда таякка таянып йөрүчеләр дә, инвалидлар да, йөкле хатын-кызлар да, яңа гына бала табып кечкенә сабые белән килүчеләр да булган. Хәтта шунда бала табучылар да очраган.

Кайбер интернет басмалар күргәзмә барышында этеш-төртештә 300ләп кеше зыян күргәнен язса да, Дагыстан хакимияте моны кирек какты. Алар бу кешеләр кызуда чиратта озак басып торудан хәлсезләнүен әйтте.

Бу очракта күптән түгел Русиягә православларның Изге Ана билбавын алып килгәч шулай ук халыкның аны карар өчен төннәр буе чиратта басып торуы искә төште. Ләкин исламда мондый күренешнең элек булганы юк иде кебек.

Төньяк Кавказда "Каспий Хәләл экспо - 2013" чарасында катнашкан һәм Мөхәммәт пәйгамбәр әйберләре күргәзмәсендә дә булган Татарстанның "Хәләл" комитет рәисе Марат Низамов этеш-төртешләр булырга мөмкинлеген кире кага.

“Анда Дагыстанның төрле районнары көннәргә бүленеп чакырылган иде, шулай ук башта берничә көн ирләр, аннары хатын-кызлар карады. Чара бик яхшы оештырылган иде”, диде ул.

Гомумән, Төньяк Кавказ республикаларында җитәкчелекнең соңгы елларда Мөхәммәт пәйгамбәр әйберләрен китертүгә зур игътибар бирүе дингә караганда күбрәк сәясәт белән бәйле диючеләр дә бар. Мисал өчен профессор Айдар Хәбетдинов хәзер диннең җитәкчелекнең төп коралына әйләнүен әйтә.

Айдар Хәбетдинов

Айдар Хәбетдинов

​"Совет системасы бетте, милләтчелек һәм бәйсезлек өчен көрәш шулай ук үтте, хәзер инде Төньяк Кавказ республикаларында җитәкчеләр президент түгел, ә башлык булып аталалар. Җитмәсә бу башлык 90нчы еллардагы кебек халык тарафыннан сайланмый. Шуңа халык алдында үзеңнең ниндидер легитим җитәкче икәнеңне күрсәтү кирәк. Ә моны инде күз белән күрә торган әйберләр аркылы эшләү яхшы.

Төньяк Кавказга мөнәсәбәт Мәскәү халкы тарафыннан бик начар. Мондый чара уздырып алар бердәмлекне күрсәтергә тели. Оештыручылар Мөхәммәт пәйгамбәр әйберләрен карарга килүчеләр ике миллионнан артык диләр. Русиядә кем әле ике миллион кешене җыя ала? Бу дини мәсьәлә генә түгел", ди ул.

Күргәзмәдән соң Мөхәммәт пәйгамбәрнең чәченең бер бөртеге Дагыстан мөфтиенә бүләк ителде. Билгеле булганча, элегрәк Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре Чечняга гомерлек саклау өчен пәйгамбәрнең дүрт чәч бөртеген китергән иде. Аның икесе Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм аның гаиләсенә, ә тагын икесе чечен халкына диелде. Ике ел элек Англиядән Грозныйга пәйгамбәрнең касәсе китерелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG