Accessibility links

Кайнар хәбәр

HRW G20 лидерларын Русиядә кеше хокукларын якларга чакыра


Human Rights Watch (HRW) Халыкара хокук яклау оешмасы G20 лидерларын Русиядә кеше хокуклары мәсьәләсендә дәшми калмаска чакыра.

Хокук яклаучылар Петербурда G20 саммиты Русиядә башкача фикердәгеләргә басым ясау арта барганда үтә, дип белдердә.

Владимир Путин президентлыкка кайткач, Русия парламенты җәмәгатьчелекнең урам чараларын чикләүче, интернет белән идарә итәрдәй кануннар кабул итте.
Хөкүмәттән тыш оешмалар – чит ил агентлары кануны нигезендә бу оешмаларга хакимиятләр басым ясый, фикер белдерү иреге чикләнә, активистлар һәм бәйсез төркемнәр эзәрлекләнә. Бу хәлләр гражданлык җәмгыятен җимерә, дип белдерә хокук яклаучылар.

Human Rights Watch бу хакта G20га кергән илләрнең лидерларына хатлар юллады, Русиядә ирек һәм хокуклар кысылуга үз фикерләрен әйтергә чакырды.
XS
SM
MD
LG