Accessibility links

Казанда халыкара мөселман киносы фестивале ачыла


IX Казан халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасы «Пирамида»да үтә. Фестивальгә Америка, Русия, Европа, Азия һәм БДБ илләреннән кинематографистлар җыелды. Барлыгы 50 әсәр бәйгегә чыга.

Кырымтатар халкының Сталин депортациясенә дучар булып фаҗигале тарихын яктырткан "Хайтарма" әсәре быелгы фестивальдә бәйгедән тыш 10 сентябрь көнне "Родина" кинотеатрында күрсәтеләчәк. Төркиянең күренекле актрисасы Айдан Шенер, әнисе кырымтатар булганга, бу фильмга теләктәшлек күрсәтергә махсус Казанга килә.

Фкстиваль кысаларында бәйгедән тыш тамашачыларга төрле програмнар да тәкъдим ителә. "Европага тәрәзә"дә "Винтаж француз киносы", "Маҗарстан. Яңа кинофокусы" һәм "TreeFilms. Фестиваль җыелмасы" бүлекләре эшләячәк.

"СССРдан соң" бүлеге Советлар берлегеннән чыгып бәйсезлек алган дәүләтләрдә кино индустриясе үсешен чагылдыра. Анда Азәрбайҗан, Балтыйк буе илләре, Беларус, Казакъстан, Украина һәм Үзбәкстанда төшерелгән фильмнар күрсәтелә.

Фестиваль 11 сентябрьдә ябыла.
XS
SM
MD
LG