Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәҗлесе Сүриядә сугышмаска чакыра


Сүриядәге Кавказ сугышчылары Әл-Каидәгә бәйле төркемнән аерылуын игълан итә
Сүриядәге Кавказ сугышчылары Әл-Каидәгә бәйле төркемнән аерылуын игълан итә

4 сентябрьдә Киевта Сүриянең Украинадагы илчесе Мөхәммәд Саид Акил "Сүриядән кулыгызны алыгыз!" дигән исем белән матбугат очрашуы үткәрде. Ул "Сүриядә оппозиция ягында сугышканнар арасында Украина гражданнары да бар", диде.

Сүриянең Украинадагы илчесе Мөхәммәд Саид Акил "Террорчылар арасында 83 илнең гражданнары бар, шулай ук Украинадан", дигән белдерү ясады. Украинадан күпме кеше сугышканын илче әйтмәде. "Аларның саннары хакында бездә төгәл мәгълүмат юк, чөнки һәлак булган террорчыларны җирләмиләр, аларны утта яндыралар", диде илче. Шулай ук, ул "Кырымда Сүриядә сугышкан кырымтатарын җирләделәр. Ул минага эләгеп һәлак булды, ул снайпер иде", диде илче.

Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев мәгълүмат чараларына бу хакта сөйләп, "һәлак булган кеше "Хизб-ут-Тәһрир" оешмасының вәкиле иде, мин аны шәхсән белә идем. Мәҗлес кырымтатарларның Сүриядә сугышканнарына каршы һәм аларның Сүриягә бармаска чакыра. Бу безнең сугыш түгел", диде.

"Кырымтатарлары Сүриядә күп итеп сугыша дияргә мөмкин түгел, анда бармак белән санарлык кырымтатар бар. Алар үз ихтыярлары белән Сүриягә киткәннәр. Алар "Хизб-ут-Тәһрир" оешмасы вәкилләре, бу оешма кардәшләргә ярдәм итәбез дип үзенең тарафдарлары арасында зур пропаганда алып бара. Без кырымтатарларны анда бармаска чакырабыз. Бу, беренчедән, канун бозу, икенчедән, анда кем сугыша - билгесез", диде Интерфакс-Украина агентлыгына Мостафа Җәмилев.

Украинаның тышкы эшләр министрлыгы исә Сүрия илчесенең әйткәннәрен кире какты.

Апрель аенда Кырым матбугатында Сүриядә 20 яшендә кырымтатар егете Абдулла Җаппаров сугышта һәлак булганы хакында хәбәрләр таралган иде. Аның әтисе белдергәненә күрә, улы эш эзләп Төркиягә киткән икән, башка бернинди хәбәр дә юк. Ләкин бу гаиләнең күршеләре чыннан да егетнең Сүриягә сугышка киткәнен, анда һәлак булганын сөйлиләр.

Сүриядә рәсми хакимиятләргә каршы сугышкан оппозицияне яклап 2012 елда Акмәчеттә "Хизб-ут Тәһрир" оешмасы якынча 2500 кешелек митинг үткәргән иде. "Хизб-ут-Тәһрир" Кырымда шактый актив эшчәнлек алып бара. 2013 елның 1 мартында "Хизб-ут-Тәһрир" Бакчасарайның Хан сараенда "Бер байрак, бер сугыш, бер өммәт" шигаре белен бер чара үткәргән иде. Бу оешманың идеологиясе милләтне инкарь итә, мөселманнарны берләштергән хәлифәлек төзүне максат итеп куя.

"Хизб-ут-Тәһрир" - Украинада канун ягыннан тыелмаган оешма. Аның Кырымда 6-12 мең тарафдары бар.

Сүриядә Кавказ сугышчылары Әл-Каидәдән аерыла

Ул арада Сүриядәге ватандашлар сугышында катнашучы бер төркем Кавказ сугышчылары Әл-Каидәгә бәйле гыйсъянчылар төркеменнән аерылып бәйсез батальон төзүләрен игълан итте. Үзен "Леванттагы Кавказ мөҗәһитләре" дип атаучы бу төркем 3 сентябрьдә интернетка чыгарылган видеоязмада "Гыйрак һәм Левантның ислам дәүләте" исемле төркемнән аерылып чыгуын белдерде. Бу язманың чыннан да әлеге төркемнеке булуын хәбәр агентлыклары аша тикшерү мөмкин булмады.
Сүриядә Кавказ сугышчылары Әл-Каидәгә бәйле төркемнән аерыла
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:06 0:00
[Reuters видеосы]
XS
SM
MD
LG