Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:42

Сүриядә Кавказ сугышчылары Әл-Каидәгә бәйле төркемнән аерыла


Сүриядәге ватандашлар сугышында катнашучы бер төркем Кавказ сугышчылары Әл-Каидәгә бәйле гыйсъянчылар төркеменнән аерылып бәйсез батальон төзүләрен игълан итте. Үзен "Леванттагы Кавказ мөҗәһитләре" дип атаучы бу төркем интернетка чыгарылган видеоязмада "Гыйрак һәм Левантның ислам дәүләте" исемле төркемнән аерылып чыгуын белдерде. Бу язманың чыннан да әлеге төркемнеке булуын хәбәр агентлыклары аша тикшерү мөмкин булмады. [Reuters видеосы]

XS
SM
MD
LG