Accessibility links

Фестиваль көндәлеге

5-11 сентябрь көннәрендә Казанда IX халыкара мөселман киносы фестивале уза. Азатлык бу вакыйганың иң кызыклы мизгелләрен көндәлеккә теркәп бара.


"Хайтарма" тәмам, әмма халык хисләрдән аерыла алмый. Казан да бу әсәрне кырымтатарлар кебек үз йөрәге аша үткәреп, күз яшьләре белән тетрәнеп карады. Инде чара беткәч тә кешеләр өйләренә кайтып китмәде. Алар режиссер һәм баш геройны сырып алып күпләгән сораулар яудырды. "Хайтарма"ны бәйгегә алсалар ул һичшиксез җиңүчеләр исемлегендә булыр иде.--Тәбриз Яруллин
“Хайтарма” башланганчы бу фильмны төшергән канал директоры, әсәрнең режиссеры һәм баш рольне башкаручы тамашачыларга туганнарча җылы сәлам белән чыгыш ясады. Фильм бик матур төшерелгән, татар телен ишетү рәхәт, титралар да кирәкми. Әле башланган гына булса да күңелне нечкәрткән урыннар бик күп.
--Тәбриз Яруллин
“Хайтарма”ны карарга кеше агылды гына. Халыкның күпчелеге милли җанлылар, диндарлар һәм яшьләр иде. Рабит Батулла, Рәшит Әхмәтовны да күрдем. Камал артистлары да килде. Яулыклы кызлар да хәйран гына. –Тәбриз Яруллин
Кырымтатарларның илләреннән сөрелүләрен - ачы язмышларын тасвирлаган "Хайтарма" фильмын карарга тамашачы ике сәгать алдан ук килеп басты. Аларның күпчелеге өлкәннәр. Бу фильм "Родина" кинотеатрында Казан вакыты белән 17 сәгать 20 минутта башлана.
--Гөлназ Бәдретдин
Быелгы фестиваль нәфис фильмнары белән бигүк мактана алмый. Жюри төркемен­нән: “Нинди фильмнарны карарга киңәш итәсез?” дип сорагач, кырым татарлары­ның фаҗи­гасен сурәтләгән “Хайтарма” фильмына тукталганнар иде дә, аны нишләптер бәйге програмына керт­мәгән­нәр. Артык сәяси булганга читләштергәннәр­ме? Әл­бәт­тә, сәбәбен аңлатып тормадылар.
--Алсу Хәсәнова
Иран режиссеры Мостафа Аташмард татарлар турында фильм төшерергә теләвен бел­дерде. Аны татарларның фаҗигале язмышы, үз диннәренә тугры калып, рус җирлегендә ничек яшәве кызыксындыра. Документаль чыганак­ларга, тарихи чынбарлыкны яхшы белгән тарихчыларга мөрәҗәгать итәргә исәбе. Аташмардның “Могадишо симфониясе” фильмы бәйгедә катнаша.
--Алсу Хәсәнова
Иң күп сәләт һәм тырышлык таләп иткән сәнгать булгангадыр мин кыска метражлы фильмнарны яратам. Быелгы фильмнар арасында игътибарны җәлеп иткәннәре шактый иде, ләкин... Беренче урын өчен өч тасма көрәшер, дип уйлыйм. Алар - "Уен тәмам" Татарстаннан, "История взросления" Германиядән һәм "Чиппендейл" Русиянеке.
--Эльвира Һадиева, "Ялкын" журналы
"Рудольф Нуриев. Фетнәле демон"да авторлар күренекле биюченең эчке дөньясын аңлап, аның бөеклеген һәм шул ук вакытта шәхес буларак трагедиясен дә ача алганнар. Әсәр Нуриевны хөрмәт итеп һәм яратып эшләнгән.
--Илсөяр Иксанова

дәвам

XS
SM
MD
LG