Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:54

Равил Гайнетдин: "Русия мөселманнары турында кино төшерер идем"


5 сентябрьдә Казанда IX халыкара мөселман киносы фестивале башланды. Татарстан мәдәният министрлыгында аңа багышланган матбугат очрашуы үтте.

Быел фестиваль конкурсына 27 илдән нәфис, документаль, анимацион иллеләп фильм узган. Катнашырга теләк белдереп, дөньяның 54 иленнән 450ләп гариза килгән булган. Кайбер фильмнарның фестивальгә узмавының сәбәпләре арасында аларның әхлак нормаларына җавап бирмәве яки халыклар, диннәр арасында кискен каршылыкларга чакырган өлешләре булу да торган.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин мәдәният министрлыгында узган матбугат очрашуында фестивальнең максаты нәкъ әхлак, рухи кыйммәтләрне пропагандалауда булуын, аның исламның чын йөзен күрсәтергә ярдәм итүен билгеләде:

"Көнчыгышта егерме беренче гасыр – цивилизацияләр каршылыгы булган гасыр дип әйтелсә, без дин кешеләре аны мәдәниятләр, цивилизацияләр диалогы гасыры булырга тиеш дибез. Һәм безгә сәнгать кешеләре дә ярдәм итә. Дөньяның башка бер җирендә дә әйбәт мәгънәле фильмнарны фестиваль өчен тупламыйлар. Бары тик Казан, бары тик Русия мөселманнары гына моның белән горурлана ала. Безгә башка илләр, халыклар үз фильмнарын фестивальгә җибәрә.

Ислам – ул кулда корал белән генә йөгерүчеләр түгел, ул яхшылык кылучы, кинолар төшерүче, спектакль тамашалары куючылар да. Ул мәктәпләрдә парта артында утыручылар, аудиториядә утыручы студентлар да. Ул – халыклар арасында дуслык, тынычлык булдырырга омтылучы яшьләр. Без нәкъ шуны, мөселманнарның, исламның чын йөзен күрсәтергә телибез", диде ул.

Равил Гайнетдин Азатлык хәбәрчесенең, нинди кино төшерер идегез, дигән соравына "Русия мөселманнары турында", дип җавап кайтарды.

"Мин безнең Русиядә, күпмилләтле дәүләттә мөселманнарның тоткан урынын, аларның төрле халык, төрле дин арасында ничек итеп үзен саклавын, үзенең динен куәтләвен, милләт буларак төрле илләргә, төрле җирләргә сибелсә дә, үзенең үзенчәлеген югалтмыйча, рухи мирасын саклавы турында төшерер идем".

Фестивальнең жюриларын җитәкләгән режиссер Карен Шахназаров әлеге фестивальнең дөрестән дә уникаль булуы, исламның Русиянең бер байлыгы булуы хакында әйтте. Үзенең фестивальнең жюри җитәкчесе итеп билгеләнүе дә татар халкына хас булган милләтара, дини түземлелекнең бер чагылышы булуын әйтте.

"Мин үзем православ христиан гаиләсендә үстем, христиан кешесе һәм мине фестивальнең жюри җитәкчесе булырга чакырулары татарларга, Русия мөселманнарына хас булган түземлелекне чагылдыра. Русия бер яктан православ дәүләте булса, икенче яктан ул ислам дәүләте дә. Бу – аның байлыгы. Фестивальнең нәкъ Татарстанда, Русиядәге исламның бишегендә узуы бик мантыйклы. Биредә исламны башка ислам дәүләтләренә караганда иртәрәк кабул иткәннәр һәм ирекле рәвештә”, диде Шахназаров.

Фестиваль 5-11 сентябрьдә уза. Атнакич ул конкурстан тыш фильмнарны күрсәтү белән башланып китте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG