Accessibility links

G20 җитәкчеләре Сүрия турында фикер каршылыгын уза алмады


G20 саммиты утырышы
G20 саммиты утырышы
Петербурда “Зур егермелек” (G20) саммитында катнашучылар кичәге фикер алышуларда Сүрия хакимиятенең химик корал куллану шигенә җавап чаралары күрүгә мөнәсәбәтле фикер каршылыгын уза алмады.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков бүген ИТАР-ТАССка бу саммитта Сүриядәге вәзгыятькә махсус документ кабул ителмәячәген белдерде.

АКШның БМОда даими вәкиле Саманта Пауэр Русияне БМОның Иминлек шурасын тотык хәленә куюда гаепләде. Пауэр сүзләренчә, АКШ хөкүмәте Сүрияне химик корал куллануда гаепли, җавап чаралары күрү өчен карар кабул итәргә Русия киртә сала.

Пауэр, АКШ үзендә булган дәлилләр нигезендә, БМО Иминлек шурасы карарыннан тыш та, Сүриядә хәрби операция үткәрә ала, дип белдерде.

Русия президенты Владимир Путин, элегрәк БМО карары булмый торып Димәшккә хәрби чара агрессия булачак, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG