Accessibility links

“Агора” юстиция министрлыгын җавапка тартырга чакыра


“Агора” хокук яклау оешмасы һәм “Росузник” кулга алынганнарга ярдәм үзәге Русия баш прокуратурасын юстиция министрлыгын җавапка тартырга чакыра. Бу хакта "Газета.ru" хәбәр итә.

Хокук яклаучылар шулай ук юстиция министры Александр Коноваловка җитди җинаять эшләрен тикшергәндә хокук яклаучыларга булган басым турында хисап та юллады. Алар сәяси эшләрне тикшерүче адвокатларның хокуклары бозылган тикшерү барганда ябылу урыннарының (СИЗО) исемлеген төзеде.

Бу хисап өчен хокук яклау оешмалары “сазлык эше”нә җәлеп ителгәннәргә ярдәм итүче Русиянең төрле төбәкләреннән утыздан артык юрист белән сөйләште. Адвокатларга аяк чалган 96 очрак теркәлгән.
XS
SM
MD
LG