Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:50

6 сентябрьдә Уфада республика һәм ил алдында озак еллар үз эшләрендә зур уңышларга ирешкән хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алар арасында Башкортстанда туып үскән, хәзер Казанда яшәүче күренекле эшкуар Рәүф Хәсәнов тә бар.

Рәүф Хәсәнов сәнәгать өлкәсендә яулаган уңышлары өчен Башкортстан республикасының мактау кәгазенә лаек булды. Башка бүләкләнүчеләр белән бергә аңа мактаулы исем билгеләре Башкортстан сәнәгать һәм инновация сәясәте министрлыгында тапшырылды.

Аннан соң Рәүф Хәсәновны Татарстан республикасының Башкортстан республикасындагы даими вәкиллегендә кабул иттеләр. Даими вәкил Альберт Максютов якташыбызны югары дәүләт бүләгенә лаек булуы белән ихлас котлады һәм аңа киләчәктә дә уңышлар теләде. Очрашу барышында ике республика арасындагы үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук милли һәм дини хәяткә кагылышлы көнүзәк проблемнарга да игътибар бирелде.

Рәүф Хәсәнов тумышы белән Башкортстанның Миякә районыннан. Озак еллар Күгәрчен районында һәм Бәләбәй шәһәрендә җаваплы вазифалар башкарды. Соңгы елларда Бәләбәй шәһәрендәге механика заводын җитәкли ул.

Башкортстанда Рәүф Хәсәновны татар сәнгатькәрләренә, мәгариф хезмәткәрләренә һәрдаим матди ярдәм биреп торучы буларак беләләр. Шуның аркасында республиканың элекке хакимиятләре тарафыннан күп михнәтләргә дә дучар ителде булдыклы милләттәш.

Альберт Максютов һәм Рәүф Хәсәнов (у)

Альберт Максютов һәм Рәүф Хәсәнов (у)

Хәзер Рәүф әфәнде күбрәк Казанда яши. Анда ул Иске татар бистәсендәге борынгы йортларны яңартып төзекләндерү эшләренә алынды. Иң беренче итеп данлыклы “Милләт” басмаханәсен аякка бастырды. Хәзер бу бина Казанның бер бизәгенә әйләнде. “Милләт” йортын тиз арада төзекләндерү игътибарсыз калмады. Яңарак Рәүф Хәсәнов Казан мэриясенең мактау кәгазе белән бүләкләнде. Мәркәзебез башлыгы Илсур Метшин бу бүләкне тапшырганда Рәүф әфәндегә игелекле эшләрендә шәһәр ярдәме дә булачагын ышандырды.

“Милләт” йортында татар яшьләрен таныштыру үзәге, хәләл кафе һәм электрон басмаханә эшли. Киләчәктә Рәүф әфәнденең уй-ниятләре тагын да зурдан.

Җәмәгате Гөлфия ханым белән Рәүф әфәнде дүрт ул тәрбияләп үстерде. Алар һәммәсе дә югары белем алган. Иң мөһиме – алар барысы да динебез исламга тугры – намаз укыйлар, иманлы яшиләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG